Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 11-13 сентябрь көннәрендә Игенчеләр сарае янындагы Кремль яр буенда узачак «Көз буяулары» уңыш фестиваленә чакыра.
Фестивальдә катнашучылар яңа өлгергән һәм әзерләнгән натураль продуктлардан авыз итә һәм чын фермер продуктлары сатып ала алачак. Килүчеләрне конкурслар һәм мастер-класслар, танып-белү лекцияләре һәм фәнни шоу, кавер-төркемнәр һәм Казанның башка иҗат коллективлары катнашында концерт программасы, фермер продукциясен дегустацияләү һәм башка бик күп кызыклы мизгелләр көтә!
Ярминкәдә Идел буе натураль продуктлары җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк. “Обловацкая” крестьян-фермер хуҗалыгы сыр һәм сыр десертларын тәкъдим итәчәк;казылык эшләнмәләрен һәм ит деликатесларын, төрле бал төрләрен Шәмсиев һәм Антипов КФХларыннан сынап карарга мөмкин булачак; Бакчидан үлән чәе, җиләк-җимеш сатып алырга мөмкин булачак;Якушев ИП кедр майлары, чикләвек, бандар эшләнмәләр, кашыклар һәм тәлинкәләр, кедрдан гигиена әйберләре, чәй, каклаган җиләк-җимеш тәкъдим итәчәк;Mielдан 9 төрле тәм белән күпертелгән крем-бал сатып алырга мөмкин булачак;пәхләвә, рәхәт-лукум һәм тахив хәлвәсен шәхси эшмәкәр Акташтан алырга мөмкин була;казылык, курказ, ысланган ат салосы, кабыргасы белән ысланган ат ите, ысланган йомшак ат ите Янгличев ИТсында булачак;француз рецептурасы буенча Татарстан фермеры җитештерә торган "Камаммер" һәм Бри сырларыннан, авыз итәргә була, "Камамбер" брендыннан булган каймакны татып карарга мөмкин булачак.
Фестиваль кысаларында бер көнне Кремль яр буенда «Әдәби кайнатма» дип аталган гадәти булмаган танып-белү акциясе узачак. Әзерләү буенча белгечләр кайнатма ясауга бәйле традицияләр турында сөйләячәкләр, рус әдәбияты классикасының татлы ризыклары пешерелгән үзенчәлекле рецептлар белән таныштырачаклар.
Фестивальнең программасы:
11 сентябрь:
17:00 - 18:00 - «Пой со мной» вокал студиясе
18:00 - 19:00 - «Белое солнце» триосы
19:00 - 20:00 - «Воздушная кукуруза»(Школа рока) рок-тцркеме
20:00 - 21:30 -Dj Tulikov
12 сентябь:
15:00 - 18:00 - «Әдәби кайнатма» интерактив тамаша
18:00 - 19:00 - Caravan Project
19:00 - 21:00 - Сальса, бачата
13 сентябрь:
15:00 - 17:00 - «Музыка легко» музыка мәктәбе
17:00 - 18:00 - «Neepers» кавер-төркеме чыгышы
18:00 - 19:00 - Kavkaz Styleтан һәм «Давай потанцуем» бию төркеменнән мастер-класс
19:00 - 20:00 - «Бомбардир» төркеме
Үткәрү урыны: Кремль Яр буеның үзәк аллеясы
Үткәрү вакыты:11-13 сентябрь, 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр
Керү ирекле.