Һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина башлангыч һөнәр берлеге оешмалары эшчәнлеге белән танышу максатыннан Актаныш районы хуҗалыгында – «Әнәк» агрофирмасында булды.
“Татарстанда җирдә эшли белә торган районнар бар, шундыйларның берсе – Актаныш, – дип билгеләп үтте Фәридә Гарифуллина. - Монда эшкә бирелгән, туган җиргә мәхәббәт белән караучы кешеләр эшли”.
Фәридә Гарифуллина «Әнәк»тә көчле һөнәр берлеге оешмасы эшләвен әйтте, аны унике ел инде Айзат Фазуллин җитәкли. Барлык хезмәткәрләр(354 кеше) һөнәр берлеге әгъзалары, хезмәт хакы (уртача хезмәт хакы 29 мең сумнан артык) һәрвакыт вакытында һәм тулы күләмдә түләнә, хезмәтне саклауга, авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләрен социаль яклауга һәм аларга матди ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирәләр. Мондый кайгыртучанлык булганда, гаҗәп түгел, кешеләр дә нәтиҗәле эшли. Мәсәлән, предприятие хезмәткәрләре өчен торак сатып алуга һәм төзүгә субсидияләр, ташламалы кредитлар һәм кире кайтарылмый торган финанс ярдәме, торак-коммуналь хезмәтләргә субсидияләр, предприятие хезмәткәрләрен кайнар аш белән тәэмин итү, мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны карауга ташламалар бирү кебек чаралар каралган. Авыр тормыш хәлендә булган хезмәткәрләргә сәламәтлек өчен матди ярдәм күрсәтелә.
Фәридә Гарифуллина «Әнәк» агрофирмасы директоры Фәрис Фәтхиевка предприятие хезмәткәрләрен кайгыртуы, аларга игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәттә булуы өчен рәхмәт белдерде, аңа социаль партнерлыкны үстерү буенча һөнәр берлеге белән актив хезмәттәшлек итүе өчен Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Чара ахырында һөнәр берлеге рәисе Айзат Фазуллин озак еллар һөнәр берлегендә актив эшләве өчен Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.