Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Бакчачы көне белән котлавы

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем татарстанлыларны Бакчачы көне белән котлыйм!

Министрлыкта үз җирләрендә уңыш үстерүчеләргә, балаларына һәм оныкларына җиргә ихтирам тәрбияләүчеләргә зур хөрмәт белән карыйлар, шуңа күрә бакчачыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

Татарстанда 900 дән артык коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан гомуми мәйданы 20 мең гектар булган 376 мең бакча участогыннан файдалана. Татарстан җитәкчелеге бакчачыларга актив ярдәм күрсәтә. 2017 елдан башлап бакчачыларның проблемаларын хәл итүгә 500 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шулай итеп, өч ел эчендә эшләрне финанслау өчен 1 млрд 650 млн. сум акча бирелде. Бу 151 су башнясы куярга, 83 скважинаны ремонтларга, 26 км суүткәргеч үткәрергә, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен 359 мәйданчыкны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 92 км керү юлы ремонтланган, 116 км электр линиясе һәм 118 комплект трансформатор подстанциясе эше җайга салынган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, катлаулы икътисадый шартларга карамастан, агымдагы елда да бу эш дәвам итәчәк.

Барлык бакчачыларга бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International