Уңыш тарихы:Нурлат районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән хисапчы-икътисадчы үз фермер хуҗалыгын ачты

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Без һәр атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен үстерүче кешеләр, гаилә фермалары һәм, аякта нык торып, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе – Нурлат районыннан Нәсимә Камалова.

2015, 2019 һәм 2020 елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча 40х60% белән 791 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме ала. Алынган акчага ул 2 СУЗТ-4,0 чәчкече, ХАРАШ чәчкече, тырмаларга өстәмә җайланмалар, йөк төягеч-копновоз, чүмеч һәм БДМ-дисклы тырма сатып алган. Ә 2020 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бөртеклеләр буенча 40 мең сум күләмендә кызыксындыру субсидиясен алды.

Хуҗалык Нариман поселогы янындагы кырларда иген үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә соңгы гектарларда арыш җыела.

Нәсимә - Казан кызы, белеме буенча хисапчы-икътисадчы. Барлык эшләрдә дә аңа гаиләсе булыша.

“2013 елда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы булдым. Фермерлык эшчәнлеген Аксубай районының арендаланган җирләрендә башлап җибәрдем, ә 2017 елдан аны Нурлат районында дәвам иттем. Фермер эшенә тартылу әтинең гомере буе авыл хуҗалыгында эшләве этәргеч бирде. Хуҗалык булдыру максатларының берсе - табыш алу гына түгел, ә экологик яктан чиста продукция үстерү дә. 550 гектарда бөртекле культуралар - арыш һәм арпа үстерәбез. Быел уңыш бер гектардан 38 центнер чыкты. Арпаны җыеп бетердек инде, арыш басуында да эшләр азаеп бара. Басуларда тирә-як авылларда яшәүчеләр эшли”, - дип сөйли фермер Нәсимә Камалова.

«Туфракка микробиологик ашламалар кертәбез. Шуңа күрә безнең ашлык экологик яктан чиста. Микробиологик ашламалар кулланып үстерелгән ашлыкның үзкыйммәте югары түгел, ә сыйфаты яхшы. Быел уңыш начар түгел - арыш гектардан 35-38 центнердан да ким булмаячак», - ди комбайнчы Иван Матвеев.

Җиде ел эшләү дәверендә яшь фермерның үз идеяләре һәм тәкъдимнәре барлыкка килә.

«Хәзер авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләүче кооператив төзү проектын уйлыйм. Чөнки кечкенә фермер хуҗалыкларының барысы да кыйммәтле техника сатып ала алмый, ә кооперативлар өчен дәүләт ярдәменең отышлы чаралары шактый. Тиздән ашлык склады төзүне планлаштырам. Барлык ниятләр тормышка ашыр дип өметләнәм, чөнки беренче кыю адымнар ясалган бит инде», - дип, киләчәккә планнары белән уртаклаша Нәсимә Камалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International