Әтнә районы игенчеләре беренче булып урып-җыюны төгәлләделәр

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Әтнә районы игенчеләре нефть-газ химиясе форумы ачылышында республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның беренче уңышыннан пешерелгән икмәкне тапшырдылар.

“Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Сезгә район игенчеләре исеменнән 2020 ел уңышы ашлыгыннан пешерелгән икмәкне тапшырырга рөхсәт итегез!” – диделәр Әтнә игенчеләре.

 Бүгенге көнгә Татарстанда 4,7 млн.тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алынган, игенннәр 1,3 млн. га мәйданда (барлык мәйданнарның 86%ы) җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш – 36,4 центнер, бу узган елга караганда гектардан 6 центнерга күбрәк.

Хезмәтне югары дәрәҗәдә оештыру һәм техника мөмкинлекләреннән тиешенчә файдалану ншәтиҗәсендә Татарстанда Әтнә районы урып-җыюны беренче булып төгәлләде. Әтнәлеләрне котлыйм! Бу хөрмәткә лаек! Бүген алар  2020 елгы яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәкне район игенчеләре исеменнән Татарстан Республикасы Президентына тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International