Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру тантанасы булды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан Дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының АПК идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады:

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Ветеринария идарәсе коллективын һәм республиканың барлык ветеринарларын һөнәри бәйрәмнәре - Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәрегез, тирән белемегез һәм тәҗрибәгез агросәнәгать тармагында һәм тормышта алыштыргысыз һәм аеруча кирәкле, чөнки терлекчелек тармагын нәтиҗәле үстерү, кирәкле санитария контролен булдыру, илебез халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турыдан-туры сезгә бәйле. Соңгы елларда ветеринария хезмәте хайваннардагы котыру авыруы очракларын теркәүне берничә тапкырга киметә алды, лейкоз белән авыручы терлекләр санын 2 мәртәбәгә киметте. Республика программасы ярдәмендә участок ветеринария пунктлары челтәре, авылда мобиль ветеринария пунктлары эшли. Болар барысы да авылда ветеринария ярдәменнән файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итә”, - дип билгеләп үтте ул.

Чара ахырында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов барлык кунакларга рәхмәт белдерде һәм тагын бер кат ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International