Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның РФ Ветеринария хезмәткәре көне белән котлавы

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Ветеринария идарәсе коллективын һәм республиканың барлык ветеринарларын һөнәри бәйрәмнәре - Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәрегез, тирән белемегез һәм тәҗрибәгез агросәнәгать тармагында һәм тормышта алыштыргысыз һәм аеруча кирәкле, чөнки терлекчелек тармагын нәтиҗәле үстерү, кирәкле санитария контролен булдыру, илебез халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турыдан-туры сезгә бәйле.

Бүген ветеринария хезмәте яраткан эшенә бирелгән югары профессионалларны берләштерә. Сезнең туплаган белемегез һәм тәҗрибәгез киләчәктә дә Татарстан Республикасына ветеринария өлкәсендә югары уңышлар һәм казанышлар яуларга ярдәм итәр, дип ышанам!

Соңгы елларда ветеринария хезмәте хайваннардагы котыру авыруы очракларын теркәүне берничә тапкырга киметә алды, лейкоз белән авыручы терлекләр санын 2 мәртәбәгә киметте. Республика программасы ярдәмендә участок ветеринария пунктлары челтәре, авылда мобиль ветеринария пунктлары эшли. Болар барысы да авылда ветеринария ярдәменнән файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итә.

Дәүләт ветеринария хезмәтендә бүген 1900дән артык белгеч эшли. Алар көн саен безнең республиканы хайваннарның йогышлы һәм башка авыруларыннан саклыйлар, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәләр һәм халыкны кеше һәм хайваннар өчен уртак булган чирләрдән яклыйлар.

Бүген ветеринария хезмәте эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үстерә. Азык лабораторияләре бар куәткә эшли башлады, биологик калдыкларны утильләштерү программасы эшли. Алдагы чорда Сезнең алда мөгезле эре терлекләрне лейкоздан савыктыру, шулай ук ветеринария лабораторияләре тарафыннан аккредитация алу буенча чаралар үткәрү бурычы тора. Бу безнең республикага «АПК продукциясен экспортлау» федераль программасында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Сезгә чын күңелдән җәмгыять өчен дә, республика өчен дә кирәкле булган хезмәтегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, алга куйган планнарыгызның тормышка ашуын телим!

 

ТР Премьер министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры

М.А.Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International