Татарстан фермерлары Республика Көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә кунакларны нәрсә белән сөендерде

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында «Казан» халыкара ат спорты комплексына килгән меңләгән казанлы һәм башкала кунаклары өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган фермерлар ярминкәсе һәм кооперативлар сәүдәсе истә калырлык вакыйга булды.

Республиканың төрле районнарыннан килгән, төрле төстәге орнаментлар белән бизәлгән авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары йортлары төзелеп киткән иде. Бәйрәмгә килгән шәһәр халкы төрле ассортименттагы азык-төлек товарлары витриналарын зур кызыксыну белән карадылар. Биредә Зеленодольскиның «Айсберг» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан кызарып пешкән җиләк, Нурлатның «Восток» һәм Теләченең «Нәүрүз» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларыннан төрле сырлар, Арча районының «Синергия» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан консервланган яшелчәләр, Мөслим районының «Фәйзә» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан сөт, каймак, катык, йогурт, Кукмара районының «Татар балы» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан бал, серкә, перга, прополис, Әлмәт районының «Авыл» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан төсле кәбестә, пекин, брокколи, җир җиләге, Түбән Кама районының «Түбән Кама «КК»ыннан аш өчен җыелмалар һәм яшелчәләр, Кайбыч районының «Союз Агро» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан башлы суган һәм кәбестә, Бөгелмә районының «Әхмәтсафин Р.М.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан майлы карплар, Чирмешән районының «Чирмешән» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан тутырма, пилмән, фарш, голубецлар сатып алырга мөмкин иде. Дәүләт грантлары ярдәмендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе соңгы елларда шактый җанланды.

Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) кооператорлары да тырышты. Алексеевск, Саба, Мамадыш, Чистай, Балык Бистәсе районнары кулланучылар җәмгыятьләренең киштәләре товардан сыгылып тора иде. Бәйрәм кунакларын бушлай кайнар шулпа белән сыйлау аеруча истә калырлык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International