30 августта «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика Көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды.
Бәйрәм программасы төрле иде, әмма тамашачыларның игътибар үзәгендә, әлбәттә, ат чабышлары һәм ипподромның йөгерү юлларындагы узышлар булды. Гадәттә, катнашучыларга дәрт өсти торган тотализатор эшләде.
«Казан» халыкара ат-спорт комплексына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кунак булып килде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров каршы алды.
Атлар 15 чабышка керделәр. Чараның үзенчәлеге - Татар токымлы атлар узышы булды, ә чабыштагы состав буенча иң күп санлысы «Мисс Татарстана» (“Татарстан чибәре”) призына 3 яшьлек чиста токымлы бияләр өчен 2400 м дистанциягә чабышлар булды. Финиш сызыгында халыкара класслы мастер-жокей С.Круглыхин җитәкчелегендәге Брэдбери Барс кушаматлы бия шактый ышанычлы җиңү яулады. Җиңү нәтиҗәсе - 2 мин. 37,361 сек.
2017 елда туган айгырларның һәм бияләрнең 1600 метр дистанциядәге чабышлары тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Бу түбәндәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан приз суммасына үзләренең иганә акчаларын кертү белән дә аңлатыла: «Актай» АФ ҖЧҖ, «Аксубай» АФ ҖЧҖ, «Чистай» АФ ҖЧҖ, «Ялтау» АФ ҖЧҖ, «Волга-Селект» ҖЧҖ, «Сөләйманов А.И.» КФХ, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ. Ярыш ахырга кадәр мавыктыргыч булды. Финиш сызыгына кадәр ике тандем тамашачылар арасында киеренкелек торды. Нәтиҗәдә, ярты корпустан кимрәк тамашачыларда Калипсо Аш кушаматлы бия җиңде -2.02,521, мастер-жокей А.Попов. Аннан 0,2 секундкка кына калышып Верблум Аш кушаматлы айгыр килде, 1 категорияле менге - И. Котегов.
Ә иң көчле атлар көннең төп призына – Татарстан Республикасы Президенты призына чабышларда катнаштылар. Алар 2400 метр дистанциядә ярыштылар. Ярышлар көтелгәнчә үк кискен булмады. Дистанциянең икенче яртысында чабышны халыкара класслы мастер-жокей Х.Улубаев идарәсендәге кара-туры җиде яшьлек айгыр - Башлам ышанычлы рәвештә финишка килде, секундтан артыкка гына оттырып, икенче призны жокей-мастер М. Кушнаренконың Виннинг Сюрпрайз айгыры алды. Җиңүченең нәтиҗәсе - 2.34,791.