Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган

2020 елның 28 августы, җомга

Бүгенге көнгә республика буенча игеннәр 1 млн га артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 %. Бер гектардан уртача уңдырышлылык - 37,4 центнер. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыюны төгәлләделәр инде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖ, аларда  бер гектардан уртача уңдырышлылык - 60 ц/га, Актаныш районының "Н.Баян ис." ҖЧҖ, уңдырышлылык - 44,2 ц/га, Әлки районының "Хузангай" ҖЧҖ урып-җыюны 40,6 ц/га уңыш белән тәмамлады.

Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу – көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары да чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70%тан артык чәчелгән. 2021 ел уңышы өчен барлыгы 540 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International