АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты 102 күмәк шартнамә, килешүләр һәм җирле норматив актлар эшләүдә хокукый ярдәм күрсәтте

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районында Фәридә Гарифуллина рәислегендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлеге оешмасы Президиумының күчмә утырышы узды.

Утырышта район һөнәр берлеге оешмалары, тармакның башлангыч һөнәр берлеге оешмалары рәисләре, Республика һөнәр берлеге оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, Саба районы һөнәр берлеге активы катнашты.

Республика һөнәр берлеге комитетының хокук саклау эше турындагы нотык белән Россия Федерациясе АПК һөнәр берлеге республика комитетының социаль-икътисадый яклау буенча баш белгече Булат Гарифуллин чыгыш ясады. Президиум билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен истә тотып, Республика һөнәр берлеге комитеты закон нормаларын, хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын үтәү, бигрәк тә, хезмәт хакын вакытында һәм гадел түләү, хезмәтне саклау өлешендә эш алып бара. Һөнәр берлеге органнарына күмәк шартнамәләр һәм килешүләр төзегәндә эш бирүчеләр белән сөйләшү стратегияләрен эшләүдә, сөйләшүләр алып баруда ярдәм күрсәтелә, күмәк шартнамәләргә хокукый экспертиза уздырыла. 2019 елда Республика һөнәр берлеге комитеты 102 күмәк шартнамә, килешүләр һәм җирле норматив актлар эшләүдә хокукый ярдәм күрсәткән; 72 күмәк шартнамәгә экспертиза үткәргән. Булат Гарифуллин АПК оешмаларында күмәк-шартнамәчел эшнең аеруча проблемалы мәсьәләләренә тукталды. Президиум тарафыннан карар кабул ителде, анда һөнәр берлекләре оешмалары рәисләренә тармак оешмаларында һәм предприятиеләрендә хокук саклау эше дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар күрергә, хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормалары кергән башка актларны бозуларны эш бирүчеләр тарафыннан бетерүгә ирешергә, шул максатларда контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлекне активлаштырырга тәкъдим ителде.

РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты хисапчысы Гөлназ Шәвәлиева катнашучыларга 2020 елның 7 аенда һөнәр берлекләре органнарының финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Ул һөнәр берлеге комитетлары тарафыннан устав таләпләренең һәм финанс дисциплинасының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү зарурлыгына, һөнәр берлеге органнары тарафыннан коллегиаль кабул ителгән карарларның үтәлешен контрольдә тоту зарурлыгына басым ясады.

Аннары утырышта Һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасының VII конференциясенә йомгаклар ясады, шулай ук конференция карарларын гамәлгә ашыру буенча һөнәр берлеге органнарының бурычлары турында җентекләп сөйләде.

Президиум республика агросәнәгать комплексының иң яхшы һөнәр берлеге активистларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Утырышта катнашучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Саба районында булу истәлеге итеп, анда катнашучылар агач эшкәртү комплексының сувенир цехы осталары тарафыннан бизәкләр төшерелгән сувенирлар сатып алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International