Республика көнендә Казан ипподромында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гадәттәге ат чабышлары узачак

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

30 августта, Республика көнендә, “Казан” халыкара ат спорты комплексы территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гадәттәге ат чабышлыары оештырыла.

Ат спорты бәйрәме 11.30 сәгатьтә “Летний” призына чиста канлы гарәп атлары чабышыннан башлана. 1200 метрлы дистанциядә чиста канлы гарәп токымыннан булган 2 яшьлек 10 чабышкы ярышачак.

11:45 - “Казан” халыкара ат спорты комплексы призына ярышлар.

12:00 - «Аргамак» призына татар атлары ярышы. Республиканың төрле районнарыннан татар токымыннан булган 13 чабышкы 1400 метр дистанциядә ярышачак. Приз фонды өчен соло төсендәге бияләр һәм айгырлар Алан РТ, Ахра, Тулпар, Ак Мурза һәм башкалар ярыша.

12:15 - «Халыклар дуслыгы» призына 2400 метрлы дистанциядә ярышлар булачак.

12:30 - Казан ипподромы Кубогына чабышлар чиста канлы менге атлар катнашында узачак, дистанция - 2000 метр.

14:10 – Татар токымлы атлар өчен Татарстан Республикасы жокейлары чемпионаты, дистанция - 600 метр.

14:30 – «Яшүсмерләр» призына 1200 метр дистанциядә 13 катнашучы ярышачак.

14:50 – Татарстан Республикасының югары казанышлар спорты призына понида чабу, 500 метр.

15:10 - «Гарәп чабышкысы» призына 3 яшьлек чиста канлы гарәп токымыннан атлар чабышы, дистанция - 2000 метр.

15:30 «гранит II» призына 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк чиста канлы атлар чабышы, дистанция -1600 метр.

15:50- «Татнефть» компаниясе оешуга 70 ел тулу уңаеннан Россиядә туган 2017 елгы айгырлар һәм бияләр ярышы, дистанция - 1600 метр.

16:10 - Казан шәһәре - Хезмәт даны шәһәре хөрмәтенә 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк чиста токымлы атлар ярышы, дистанция - 1600 метр.

16:30 - «Татарстанның алтын таҗы» призына Татарстан Республикасында 2017 елда туган айгырлар һәм бияләр ярыша, дистанция - 1600 метр.

16:50-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 1800 метр дистанциядә Татарстан Республикасында туган чиста канлы 14 менге ат ярышачак.

17:10 - Татарстан Республикасы Президенты призына чиста канлы 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк атлар өчен ат чабышлары булачак, дистанция - 2400 метр.

17:30 – Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призына 2016 елда Россия Федерациясендә туган айгырлар һәм бияләр өчен ярышлар, дистанция - 1600 метр.

17:50 – Мисс Татарстана – Татарстан Чибәре (Татарстанский Окс) призына чиста канлы 3 яшьлек менге бияләр өчен ярышлар, дистанция - 2400 метр.

18:10 - «Татнефть» ГАҖ Кубогына ярышлар Татарстан Республикасында туган 2 яшьлек чиста канлы атлар өчен булачак, дистанция - 1200 метр.

18:30 - «Республика горурлыгы» призына Татарстан Республикасында туган 4 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк айгырлар һәм бияләр өчен ярышлар, дистанция - 1800 метр.

18:50 - ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан чиста гарәп токымыннан булган 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк атлар өчен ярышлар, дистанция - 1600 метр.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 28 августка кадәр 15.00 сәгатькә кадәр электрон почта адресы буенча үткәрелә:press-mshp@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International