Татарстанда урып-җыю кампаниясе «экваторга» якынлаша. Республикада 715 га мәйдан җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2,8 млн.тоннадан артык ашлык җыелган инде. “Быел уңыш яхшы булыр дип өметләнәбез. Яңгырлар вакытында яуды, алар да кирәк бит. Киләсе атнадан урып-җыю эшләре белән бергә көзге чәчү дә башлана”, - дип сөйләде ул.
Республика буенча уртача уңыш -39,3 ц/га, җиде районда ул гектардан 45 центнердан артык, аерым алганда, болар: Зәй (60,7 ц/га), Тәтеш (56,7 ц/га), Сарман (51,6 ц/га), Минзәлә (47,3 ц/га), Актаныш (47 ц/га), Кукмара (45,2 ц/га), Азнакай (45,1 ц/га) районнары.
Тулаем Татарстан буенча 1,5 млн. га бөртекле һәм кузаклы культуралар, 230 мең га майлы культуралар - рапс һәм көнбагыш җыелачак.
Киләсе атнада республикада көзге чәчү эшләренә керешүне планлаштыралар.