Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 708 гаилә бу программадан файдаланган инде.
Программаның баш операторы - Россельхозбанк. Кредит оешмасы татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алу өчен 1,6 млрд. сум кредит биргән, шул исәптән Россия буенча - 26 млрд.сум.
«Программаның бер максатына ирешелде - Татарстанда нәкъ менә кече торак пунктларда (халык саны 5 меңгә кадәр) торакка ихтыяҗ аеруча зур–гаризаларның зур өлеше бу сегментка туры килә – 35 %ы. Ихтыяҗ буенча икенче урында - район үзәкләрендә (халык саны 5 меңнән 10 меңгә кадәр) - торак сатып алу өчен барлык гаризаларның 33%ы туры килә. Клиентларның 20%ы - 10 меңнән 20 мең кешегә кадәр булган авыл җирлекләрендә һәм 12% - 20 меңнән 30 мең кешегә кадәр булган авыл җирлекләрендә торак сатып ала. Ипотека кредиты күләме артачак, чөнки бу авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыруга тыгыз бәйле», – дип билгеләп үтә «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
Хәзерге вакытта бөтен ил буенча ташламалы авыл ипотекасы программасы кысаларында Россельхозбанк тарафыннан бирелгән кредитларның гомуми күләме 26 млрд сумнан артып киткән. 13 меңгә якын кеше торак шартларын яхшыртуда ярдәм алган.
Ташламалы еллык 3% ставка буенча авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн. сумга кадәр, шул ук вакытта беренчел взнос 10%тан башлана. Программаның мөһим шарты: сатып алына торган йорт, фатир яки җир кишәрлеге авыл территорияләрендә урнашкан булырга тиеш.
Сбербанк ташламалы авыл ипотекасы программасы кысаларында кредитлар бирә башлады. Бүгенге көнгә кредит оешмасы тарафыннан 3 кредит бирелгән.