Үзләренең көндәлек хезмәте белән хөрмәт һәм дан казанган гади кешеләр турында яза торган безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - 40 ел механизатор булып эшләгән Әмирҗан Сираҗетдин улы Гыйләҗев.
Әмирҗан Гыйләҗев 1940 елның 4 августында Аксубай районының Шәрбән авылында туа. 16 яше тулыр-тулмас туган авылының «Большевик» колхозында эшли башлый. Башта яшь Әмирҗан төрле эшләр башкара. 17 яшьтә аның инде 418 эш көне исәпләнә, ә бер елдан - 545 эш көне.
1963 елда механизаторлар курсын темамлап, тракторга утыра. «Техника ул вакытта бик начар иде, механизаторлар өчен уңайлыклар турында әйтеп тә булмый иде инде. Әмма мин бәхетле идем», - дип искә ала Әмирҗан Сираҗетдин улы.
Ул вакытта яхшы тракторчылар бармак белән санарлык кына иде. Шуңа күрә авылда аларга аерым хөрмәт белән караганнар. Яшь тракторчы авылдашларының мөнәсәбәтен дә, колхоз идарәсе ышанычын да акларга тырыша.
Тиздән ул авылдашы Әлфиягә өйләнә. Алар бергә алты бала – биш кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Хатыны Әлфия Гыйләҗева да гомере буе фермада эшләп, бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган.
Әмирҗан Сираҗетдин улы пенсиягә чыккач та әле өч ел җир сукалаган, иген чәчкән, икмәк үстергән. 90 нчы еллар башында үзе эшләгән хуҗалыкың берничә мәртәбә таркалуын да кичерергә туры килә аңа, ә ул исә берничек тә авыр, әмма шул ук вакытта яраткан эшен ташлый алмый.
1982 елның июлендә ул КПССның Аксубай райкомы, район Советы башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең РКның Рәхмәт хатларын ала. 1990 елның февралендә социалистик ярышта ирешкән уңышлары өчен КПСС райкомы бюросы карары белән ул районның Мактау Тактасына кертелә. Шул ук елны аңа район халык депутатлары Советы башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырыла. Ә 2000 елда ул язгы кыр кампаниясендә ирешкән уңышлары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Бүген ул кызы Люция каравында яши.