Онлайн-трансляцияне безнең сайтта һәм «Агрополия» YouTube каналында карарга мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән #"ТатарстанОнлайн" проекты кысаларында онлайн-эфирны 19 августта 14.00 сәгатьтә карагыз.
Эфирның темасы: Татарстан авыллары - тормыш өчен уңайлыклар һәм тотрыклы үсеш.
Авылларда яшәү һәм эшләү өчен нинди шартлар тудыралар, Татарстан Республикасында авылны һәм авыл хуҗалыгын үстерү буенча нинди программалар эшли? Республика авыл хуҗалыгының нинди мәсьәләләре сезне борчый? Аларны комментарияләрдә бирегез.
Туры эфирны 14.00 сәгатьтән Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми бергәлекләрендә, YouTube платформасында һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында карарга мөмкин https://agro.tatarstan.ru/. Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Иң киң таралган сорауларга җаваплар туры эфирда яңгыраячак, ә конкрет сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре программа тәмамланганнан соң җавап бирәчәк.