Республика җитәкчелеге Минзәлә районында сезонлы кыр эшләренең барышы белән танышты

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Минзәлә муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Сәфәр кысаларында республика җитәкчелеге сезонлы кыр эшләренең барышы һәм республика программаларының үтәлеше белән танышты. Минзәлә районы урып-җыю экваторына якынаеп килә, бүгенгә планлаштырылган территориянең 45%ы җыелган. Бу хакта Татарстан Президентына аграрийлар белән очрашуда хәбәр иттеләр. Игенчеләр бер гектардан 47,6 центнер ашлык җыя. Бүгенге көнгә 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.

Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясендә катнашучыларның барысына да уңышлы эш теләде һәм һәр кояшлы көннән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга өндәде.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Минзәлә елгасының яр буен төзекләндерү белән танышты. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Минзәлә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Грант акчасына һәм республика ярдәме белән яр буе, пляж һәм дамба төзекләндерелде, сәнәгать архитектурасы ядкаре - Екатерина күпере төзекләндерелде. Проектны тормышка ашыру кысаларында шулай ук пляж зонасы һәм балалар мәйданчыклары төзекләндерелде, иҗтимагый зонаны тәртипкә китерделәр.

Минзәләдә реконструкцияләнгән тагын бер иҗтимагый киңлек бар, ул – Муса Җәлил исемендәге парк. Рөстәм Миңнехановка башта паркның «Комсомол бакчасы» дип аталуы турында сөйләделәр. Аны 1935 елда ук салганнар, биредә җәйге кинотеатр һәм бию мәйданчыгы бар. Совет чорында парк җирле яшьләрнең яраткан ял итү урыны булган. Аннан соң парк элеккеге җәлеп итүчәнлеген югалта:кинотеатр ябыла, бию мәйданчыгы юкка чыга, тротуар юллары гына кала.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты шәһәрнең социаль объектларын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. Район үзәк хастаханәсендә төп ремонт эшләре башкарылган. Планда - яңа балалар поликлиникасын төзү. Татарстан Президенты тарафыннан тиешле йөкләмә күптән инде бирелгән.

2019 елда республика программасы кысаларында район Мәдәният сараена капиталь ремонт ясалган. Төзелеш эшләрен башкарудан тыш, учреждение яңа җайланмалар һәм музыка аппаратурасы белән комплектланган, тамашачылар залында җиһаз һәм кәнәфиләр яңартылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International