Республика җитәкчелеге Мамадыш районында урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде

2020 елның 14 августы, җомга

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясенең барышын карап чыкты. Шәмәк авылы янындагы кырда Татарстан Республикасы Президенты Мамадыш муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов урып-җыю эшләренең тулы куәткә баруын билгеләп үтте. Бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 40%ы җыелган (районда барлыгы - 37 мең га чәчелгән), уртача уңдырышлылык 43,5 ц/га тәшкил итә, 62 мең тонна ашлык суктырылган. Кырлаодаа урып-җыю чорында эш ике сменада оештырылган.

Терлекчелек өлкәсе турында сөйләгәндә, Анатолий Иванов районда 182 тонна сөт савыла, ягъни бер сыерга 28 кг сөт туры килә, дип билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату күләме узган елдагыдан артыграк. Азык да җитәрлек күләмдә әзерләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Мамадыш районында көзге чәчү эшләре башланган, барлыгы 15 мең га мәйданда көзге чәчү планлаштырылган.

Республика җитәкчелеге районга эш сәфәре кысаларында шулай ук Түбән Тәкәнеш авылында «Азык-төлек программасы» (“Продпрограмма”)АПК көче белән реконструкцияләнгән шәхси спорт комплексында булды. Инвестор акчасына биш ай эчендә анда спорт комплексын урнаштыру өчен бина ремонтланган. Универсаль спорт комплексы мини-футбол өчен зур залны, көрәш залын, тренажер залын, теннис залын үз эченә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International