Икътисади нәтиҗәлелекне арттыру өчен – нанотехнологияләр

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең икътисади нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан нанотехнология продукцияләрен куллану мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Миңсәгыйрь Нуретдинов рәислегендә узды.

Миңсәгыйрь Нуретдинов кунакларны Татарстан агросәнәгать комплексында төп производство күрсәткечләре, республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашыру барышы белән таныштырды.

“Республика нанотехнологияләр өлкәсендә ныклы хезмәттәшлек алып бару өчен зур потенциалга ия”, - ди министрның беренче урынбасары. Аның сүзләрен “Роснано” ААҖ ихтыяҗ стимуллаштыру программалары департаменты директоры Александр Морозов та раслады. Аның фикеренә караганда, бүген Татарстанда нанотехнологияләрне кертүнең төрле вариантларн карау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Аннары яңа проектлар тәкъдим ителде. Казан дәүләт аграр университеты ректоры урынбасары Айрат Вәлиев республика агробиотехнопаркын төзү турында сөйләде. Бу проектның максаты авыл хуҗалыгында көндәшлелеккә сәләтле технологияләр эшләү, сынау һәм тиражын арттыру өчен уңай инновацион тирәлек формалаштырудан һәм авылда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен авыл территорияләрен ныклы үстерүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International