Бер сыерга 45 мең сумлык сөт сатканда, хуҗалыкны чыгымнарсыз алып барырга мөмкин. Бер сыерга 20-29 мең сумлык сөт сатып, хуҗалыкны алып барып булмый. Чөнки бу акча малларны ашату чыгымын гына каплый.
Сөтчелек тармагындагы проблемалар хакында киңәшмәне Минзәлә муниципаль район башлыгы Рәсим Садыков үткәрде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов хуҗалык җитәкчеләре катнашында сөт җитештереп сату буенча еллык эшкә анализ ясады. ”Чулман” агрофирмасы терлекчеләре 2012 елда дәүләткә 4041 тонна сөт сатканнар. Бу агрофирма бер кило сөтне дә югары сорт белән озатмаган, 62 процент сөтне – беренче сорт, 33 процент сөтне икенче сорт белән саткан. Әлеге агрофирма кассасына сөт сатудан 36 млн 708 мең сум акча кергән, бер кило сөтнең сатып алу бәясе – 10 сум 11 тиен. ”Вамин Минзәлә” агрофирмасы 4190 тонна сөт саткан, шуның 5% – югары, 71%ын – беренче, 22%ын икенче сорт белән озаткан.
Сөт сатудан агрофирма кассасына 40 млн 616 мең сум акча кергән, бер кило сөтнең сатып алу бәясе – 10 сум 68 тиен.
“Чулман” агрофирмасы бер сыерга сөтне “Вамин-Минзәлә” дәрәҗәсендә җитештереп, сыйфат белән сатса, кассага өстәмә рәвештә 9 млн сум акча артык кергән булыр иде. ”Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы 2141 тонна сөт сатып, шуның 4%ын югары сорт, 96%ын беренче сорт белән озаткан, хуҗалык кассасына 23 млн 634 мең сум акча кергән, бер кило сөтне 12 сумга саткан. Әгәр дә районның барлык сөтчелек белән шөгыльләнгән хуҗалыклары “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы дәрәҗәсендә җитештереп саткан булсалар, районга 236 млн сум күләмендә өстәмә акча керер иде. Районыбыз хуҗалыклары барлыгы 72 млн сум акча югалтканнар. ”Николаевское” ҖЧҖ хуҗалыгы 1637 тонна сөт сатып, шуның 97%ын югары, 3%ын икенче сорт белән озаткан, хуҗалык кассасына 16 млн 900 мең сум акча кергән, бер кило сөтнең сатып алу бәясе 11 сум 70 тиен. ”Калинин” хуҗалыгы 1530 тонна сөт сатып, шуның 99%ын –югары, бер процентын беренче сорт белән озаткан, хуҗалык кассасына 16 млн 860 мең сум акча кергән, бер кило сөтнең сатып алу бәясе – 11 сум 20 тиен, ”Калморза” ҖЧҖ хуҗалыгы 805 тонна сөт сатып, шуның 96 %ын – югары, дүрт процентын икенче сорт белән җибәргән, хуҗалык кассасына 8 млн 893 мең сум акча кергән, бер кило сөтнең сатып алу бәясе – 12 сум 25 тиен. Төп күрсәткеч, бер сыерга исәпләгәндә, кергән акча күләменә бәйле. Сөт сатудан бер сыерга исәпләгәндә, ”Чулман” агрофирмасы – 20448 сум, ”Вамин-Минзәлә” агрофирмасы – 25380 сум, ”Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы – 42500 сум, ”Николаевское” ҖЧҖ – 29628 сум, ”Калинин” ҖЧҖ – 30654 сум, ”Калмурзино” ҖЧҖ 42342 сумлык сөт саткан. Бүген район хуҗалыкларында, агрофирмаларның барысында да берүк шартлар, берүк мөмкинлекләр. Ә алар арасындагы күрсәткечләр җир белән күк арасы. Киңәшмәдә рацион, ашату буенча да анализ ясалды, малларга азык берәмлеге буенча да азык җитәрлек күләмдә бирелә. Ләкин бөтен технологияләрне дә тиешенчә үтәмәү сәбәпле, сыер биргән азык берәмлеген үзләштереп бетерә алмый, шуның нәтиҗәсендә быелның гыйнвар анализы буенча көнгә бер сыердан “Вамин Минзәлә” агрофирмасында – 2,6 кг, ,”Чулман”да – 4,5 кг, ”Николаевское” ҖЧҖдә – 1,5 кг, ”Калинин”, ”Калмурзино” ҖЧҖ ләр дә 1,7шәр кг сөт югалткан. Биргән азыктан бөтен технологияләр үтәлгән хәлдә дә, шушы сөтне алып була иде. Районыбыз хуҗалыклары узган елның шул чорына караганда 6,5 тонна сөтне артык тапшырганнар, шулай ук узган елга караганда терлекләрне каплату да арткан. ”Вамин Минзәлә” дә – 103 баш, ”Чулман”да – 5, ”Николаевское”да – 12, ”Калинин”да – 44,”Калмурзино” ҖЧҖ дә 43 баш сыер күбрәк каплатылган. Узган ел буена 230 баш бозау артык алган булсак, быел гыйнварның 25енә былтыргыга караганда, 30 баш бозау артык алынган.
Узган ел район буенча 2011 ел белән чагыштырганда 1471 тонна артык сөт сатканбыз.
Димәк, терлекчелектә эшләгән кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә уңай якка үзгәрешләр бар дигән сүз. Сөт җитештерүне файдалы итәргә кирәк. Файда дигәннән, бүгенге тормышыбыз, бигрәк тә авыл хуҗалыгында, һәр тиенне санап торуны таләп итә. Сөтне сыйфатлы җитештереп сату – бүген авыл хуҗалыгында көндәлек акча кертүче төп тармакларның берсе. Бу фикер безгә бигрәк тә нык кагыла, чөнки җитештерү канәгатьләнерлек булмаганлыктан, сыйфатны арттырып, күбрәк акча эшләргә кирәк. Кем әйтмешли, акмаса да, тама тора.
Рәсим Садыков киңәшмәне йомгаклап болай диде: «Технологияне үтәмичә бозау да, сөт тә, акча да алып булмый, технологияне үтәү җитәкчегә дә, белгечкә дә, терлекчегә дә кагыла. Мал санын нәтиҗәле куллану, терлек азыгы җитештерү, яхшырту нәтиҗәсендә продук-циягә киткән чыгымнарны киметергә, селекция-орлык эшләренең файдалылыгын арттырырга кирәк. Аның фике-ренчә, алга таба тагын да зуррак күрсәткечләргә, унышларга ирешү өчен баш санын аз-азлап булса да арттыра баруны максат итеп куярга, малларны баланслы рәвештә ашату зарур.