«Джип» сатып, атлар алган:Татарстанда ничек итеп Орлов юртакларын үрчетәләр

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмәдән атлар тотучы Николай Скоков, Орлов юртакларын яратучыларны сөендереп, Петропавловский Бистәсендә урнашкан 57 нче татар ат заводын торгызган.

2005 елда Яңа Чишмә районында яшәүче Николай Скоков үзенең джип машинасын ике менге атка алыштыра. Беренче елны ук аның аты Казан ипподромында, аннары Мәскәүдә җиңү яулый. 2008 елда Орлов токымлы юртак ат сатып алу бәхетенә ирешә.

Шуннан бирле ул җитди рәвештә Орлов юртакларын үрчетү белән шөгыльләнә башлый.

- Орлов токымлы атлар бик матур, аккош муены кебек озын муенлы, башын тотуы да бик горур. Бу токым универсаль булуы белән уникаль. Аны менге ат итеп тә, җигүле итеп дә, авылда, армиядә, тантаналарда, хәтта циркта да файдаланырга мөмкин, — дип сөйли 57 нче татар атлары заводы җитәкчесе Николай Скоков. – Энем Сергей белән Орлов токымыннан булган иң танылган атларны һәм айгырларны эзләдек: Мәскәү ат заводы аукционында да катнаштык, ә атларны Киров өлкәсеннән, Алтай краеннан, Пермь өлкәсеннән табып алып кайтттык. Иске Татар ат заводынннан берничә бия сатып алдык.

Атлар тотучы - аны рәссам белән чагыштырырга була, ул сәнгать әсәрләре иҗат итә, дип саный Николай Скоков. Аның юртакларына Россиядә генә түгел, чит илдә дә ихтыяҗ зур. Аларны Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Кореяга да җибәрәләр.

-Атлар заводына юл салдык, терлекләр асрауны субсидиялиләр. Казан ипподромында 20 баштан артык баш ат тотыла һәм шуннан ук бөтен Россия буенча сатыла. Республикада ат үрчетү һәм ат спортын үстерү буенча 10 елга исәпләнгән Татарстан Республикасы Президенты программасы гамәлгә ашырыла, без - анда катнашучылар. Хәзерге вакытта 20 башка исәпләнгән атлар өчен өстәмә бокс төзибез, киңәйтергә планлаштырабыз.

Күптән түгел генә Петропавловский Бистәсендә туган ат, Казан ипподромында Орлов токымлы атлар арасында ярышта җиңеп, Россия буенча дүртенче урынны яулый.

—Без үз атларыбызда Татарстан исеменнән халыкара ярышларда, Россия ярышларында һәм күргәзмәләрдә катнашабыз. Шушы чор эчендә без Орлов токымлы дүрт чемпион тәрбияләп үстерә алдык. Бу исемнәрне алар 2013 һәм 2014 елларда Орел юртакларының Бөтенроссия фестивальләрендә алдылар.

2016 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Николай Скоков предприятиесе Татар атлары заводын яңадан торгызды. Казан ипподромында атлар тотуга ел саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясе бирелә, моннан тыш, ел саен бер бия өчен 35 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Николай Скоков предприятиесе киңәя һәм хәзер аның заводында 260 баш ат бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International