Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ozon компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ozon.ru (“Интернет-решения” ҖЧҖ) интернет-компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Президентының инвестицияләр буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев, РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе җитәкчесе Рашат Шәймәрданов, Ozon компаниясенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Александр Васильев, дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Дмитрий Русаков һәм авыл хуҗалыгы тармагында эре холдинг компанияләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Наил Залаков Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен Ozon.ru сәүдә челтәре аша сату белән кызыксынуын белдерде.

«Безнең бурыч – үзебезнең фермерларга һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитештерелә торган продукцияне сатуда ярдәм итү», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

Татарстан җитештерүчеләре өчен өстенлекләр һәм мөмкин булган эш вариантлары турында Дмитрий Русаков сөйләде:

1.Мәйданчыкта теркәлү һәм продукцияне махсуслаштырылган складларга илтү;

2.Продукцияне үзебездә саклау һәм, заказ булган очракта, якындагы (әйтик, Казанда) сортировкалау үзәгенә илтеп җиткерү;

3.Продукция ташуны һәм логистиканы эшкуар үз өстенә ала.

Ozon компаниясе тарафыннан яңа эш юнәлеше сыйфатында dark store сәүдә форматы карала. Dark store («кара кибет») термины белән сатып алучыларсыз кибетләрне атыйлар - аларның сәүдә залы гадәти супермаркет складын хәтерләтә, анда онлайн-заказлар җыялар. Клиентлар урынына биредә товарлар исемлеге белән рәтләр арасында профессиональ комплектлаучылар йөри. Ә сатып алучыларга товарны өйгә китереп бирәләр.

Кече хуҗалыклар продукциясен сату проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән эш турында Нияз Хәлиуллин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан фермерлары өчен үз Маркетплейсын эшләү алып барыла һәм Ozon компаниясе платформасы ярдәмендә «йорт янында» форматындагы кибетләрдә җыелган заказларны автолавкаларда ерак торак пунктларга илтеп җиткерү мөмкинлеге турында хәбәр итте

Ozon компаниясе вәкилләре бу тәкъдим белән кызыксынуларын һәм җирле сатуларны үстерү өчен көчләрне берләштерергә әзер булуларын белдерделәр.

Шулай ук яклар «Татарстанда кыр көне – 2020» кысаларында Татарстан Республикасы Президентына презентацияләнгән «Агрополия» махсус порталы аша фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен махсус уку курсларын булдыру турында килештеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International