Бүген Чистай сорт сынау кишәрлеге базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманова, район башлыгы Дмитрий Иванов һәм республиканың башка кызыксынучы аграрийлары катнашында семинар узды.
Семинар барышында 2021 елга чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын һәм игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен билгеләнгән түбәндәге өстенлекләр турында да әйтелде:
1.Технологик операцияләрне оптимальләштерү (бердә 5);
2.Уңдырышлылыкны арттыру (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү);
3.Саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру (эретмә җайланмаларын көйләү).
Министр урынбасары, җир уңдырышлылыкка, нәтиҗәлелеккә эшләсен өчен технологик процессларны комбинацияләргә кирәк, диде. Бу бер үк вакытта 5 процесс башкаруны үз эченә ала: чәчү алдыннан эшкәртү, ашламалар, чәчү кертү, чәчү, орлыкларга биологик препаратлар кертү һәм чәчүлек җирен тигезләү. Бу барлык процессларны бер үк вакытта бер техника башкарырга мөмкин.
Уңыш формуласы турында сөйләгәндә, министр урынбасары аның төп 3 өлешен атады: продуктив башаклар саны, башакта бөртеклеләр саны һәм орлыкларның массасы. Бу факторларның барысын да булдыру өчен чәчүлекләрне 4 мәртәбә эшкәртергә кирәк. Боларны үзйөрешле сиптергечләр ярдәмендә эшләгәндә нәтиҗә аеруча ачык күренәчәк, чөнки эш барышы автоматлаштырыла һәм кешенең сәламәтлегенә дә зыян килү куркынычы юк.
Үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәлелеген эретмә эретмә җайланмалары шактый арттыра, алар эретмә әзерләгәндә кулланыла торган суны йомшартырга, әчесен кимеиергә һәм җылытырга мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - аларны 500 гектардан артык сөрүлек мәйданы һәр хуҗалыкта булдыру.
“Бу чараларның барысы да Татарстанда уңдырышлылыкны күтәрергә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшчәлегенең нәтиҗәлелеген һәм табышын җитди арттырыга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.
Ачык һавада узган семинар эшендә республиканың берничә районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, белгечләр, фермерлар, предприятие җитәкчеләре, җитештерүчеләр һәм башка аграрийлар катнашты.
“Мондый семинарларны безнең сорт сынау кишәрлеге базасында үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Алар агрономнар өчен дә, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм белгечләре өчен дә бик файдалы. Без барыбыз да беләбез: аграрийлар эшенә һава торышы нык йогынты ясый, шуның аркасында чәчү һәм урып-җыю кампанияләре өчен шартлар елдан-ел үзгәреп тора. Шуңа күрә дә, бүгенге семинарда катнашу аграрийларга авыл хуҗалыгы культураларының үзләре өчен иң туры килә торган сортларын сайларга ярдәм итсен иде”, - диде район җитәкчесе Дмитрий Иванов.
Кызыксынучы затлар, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы семинарларында катнашып, үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат туплый алалар. Шундый семинарларның тагын берсе иртәгә - Зәй районында, ә берсекөнгә Буа районында узачак.