Шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары 3 еллык корылыкта тагын да мобиль һәм нык булып чыкты. Алар да югалтулар кичерде, ләкин, иң мөһиме – шул ук вакытта терлек санын киметмәде, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, бүген бу секторда – республика терлегенең өчтән бер өлеше. Үз чыгышын дәвам иткәндә, министр авыл хуҗалыгы икътисадының кече секторы стабиль динамикага ия булуын әйтте. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республиканың авыл хуҗалыгы продукциясенең 53 проценты аңа карый.
Авыл хуҗалыгы үсеше өчен ташламалы кредитлар, лизинг буенча кредитлар, пай җирләре өчен аренда түләве нигез булып тора. Аграр проектны тормышка ашыра башлаганнан соң, республикада һәр 4 нче авыл гаиләсе “арзан” кредит алган. Бу - 22,5 миллиард сумлык 100 меңнән артык кредит.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чыгышына нәтиҗә ясап, бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.
ТР башлыгы әлеге мәсьәләне чишү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. “Гаилә фермалары – республика авыллары киләчәге. Эре агрохолдинглар халыкны авылда калдыру мәсьәләсен хәл итми”, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
«Татар-информ»