Тукай районында авыл хуҗалыгында мәктәп елларыннан ук эшли башлыйлар

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Тукай районы укучылары җәйге каникулларны, ял итү өчен генә түгел, эшкә урнашып, үз кирәк-яракларына  бераз акча эшләү өчен дә түземсезлек белән көтеп алалар. 

  Тукай районының «Ярыш» хуҗалыгы җәйге каникуллар вакытында укучыларны эш белән тәэмин итә. Быел хуҗалык 14 укучыны эшкә урнаштырган. 10 кеше ашлык кабул итү өчен амбарлар әзерләү һәм терлекләр өчен биналарны  җыештыру белән мәшгуль, ә 4 укучы көтүче булып эшли.

Мәсәлән, Эрнест Шәрипов, Эльвир Вәлиев, Руслан Карпов һәм Азат Нәбиев көтүлектә беренче генә ел түгел инде. Һәр көтүченең үз  рюкзагы бар. Аңа  баш киеме һәм өс япмасы салынган.   Көн дәвамында  балаларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итәләр һәм бушлай  ашаталар.  

 Хуҗалыкта 1500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Алар өч гуртка бүленгән. Шуларның берсе Эрнест Шәрипов карамагында.

“Әти-әниләргә балачактан ук булышам. Миңа хайваннарны  карау  бик ошый. Башта әйбәтләр чыбыркы  шартлатырга   өйрәндем. Үзенең беренче хезмәт хакыннан өйне  ремонтлауга акча бирдем.  Менә быел да  көтү көтәргә чыктым”, - дип, искә ала Эрнест.

 Көтүче булу оят түгел, ялкау булып үсү, эшләмәү начар, дип саный яшүсмер. Бүген ул 250 баш терлек өчен җавап бирә. "Көтүче булу җиңел түгел. Бу бик җаваплы эш. Биредә яшь таналар. Аларның энергиясе күп,  бөтен  болын буйлап  чабып йөриләр. Аларны куяннар, этләр дә җәлеп итә, шулар   артыннан да  чабып китәргә мөмкин алар.  Бер генә хайванны да күздән ычкындырырга ярамый. Сыерлар көтүчегә куркып карыйлар. Көтүче, әйдаман кебек, алда  булырга   һәм барлык көтүне алып барырга тиеш.  Бигрәк тә эссе көннәрдә авырга  туры килә. Кигәвеннәр хайванарга   тынычлык бирми. Алардан саклау өчен сыерларны махсус препарат белән сиптерәбез – савым күрсәткечләрен төшерергә ярамый. Көтүче өчен иң авыры – көне  бу  аякта  булу.   Кичкә аяклар арый, сөялләр барлыкка килә. Эш өчен аена 20 мең сум түлиләр. Шәһәрдә өлкәнрәкләр дә  шулкадәр акча алмый!», – дип сөйли ул.

Күзкәй авылы янында 120 баш терлек  көтүен 17 яшьлек Руслан Карпов көтә. Быел ул тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Укуын   Чаллы яки Казанда дәвам итәргә уйлый. Сыерлар ял иткән арада электрон китап укырга да өлгерә. Алдагы  укуга әзерләнергә кирәк бит.

Руслан иртәнге алтыда торып эшкә  китә,  кичке биштә генә өйгә  кайта.

"Сыерлар бигрәк  тә     каз   үләнен яратып  ашыйлар.   Аларны шул  үлән булган урыннарга алып барырга тырышам", - дип сөйли ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International