ТР аграр делегациясе 5-7 февральдә Мәскәүдә узачак “Агроферма-2013” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнаша. Татарстан вәкилләре агросәнәгать комплексында заманча технологияләр һәм инновацияләр, шулай ук икътисад өлкәсендә башка илләрнең тәҗрибәсе белән кызыксыначак.
Мәскәүдә узачак “Агроферма-2013” VII халыкара махсуслаштырылган терлекчелек һәм нәсел эше күргәзмәсенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, республиканың эре агрохолдинглар ветеринар табиблары һәм ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендә әйдәп баручы инвесторлар бара.
Күргәзмәдә нәселле терлекчелекне үстерү һәм нәсел эше белән бәйле мәсьәләләр кузгатылачак. Катнашучылар игътибарын терлек азыгы әзерләү һәм саклау технологияләренә җәлеп итәчәкләр. Терлекләр өчен бина төзү, ветеринар эше буенча да сүз булачак.
Күргәзмә кысаларында терлекләрне карау буенча эшлекле чаралар, түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар һ.б.үткәрү планлаштырыла.