Әлки районы кызы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз хыялын тормышка ашырган

2020 елның 17 июле, җомга

Роза Нуруллина: «Авылда яшьләр өчен мөмкинлекләр юк, перспективалар юк, дигәнне  еш ишетергә туры  килә.  Әмма  мин шуны  аңладым, бары  тик  районда, үз авылымда  гына  мин   эшемдә уңышларга  ирешә алдым, хәтта хыялымны  да тормышка ашырдым!».

Татарстан  Республикасы  Аграр яшьләр берләшмәсенең «Республика талантлары: яшьләр/проектлар/тарих» проекты авылда үз урынын тапкан Роза Нуруллина кебек кешеләргә багышланган.

 Роза Нуруллина - Әлки районының Ташбилге авылыннан иң гап-гади бер кыз. Кечкенәдән мал-туар белән кызыксынган, үз атларын булдыру  турында хыялланган. Казан сәүдә-икътисад көллиятен тәмамлагач, Роза туган авылына кайта, ул вакытта әти-әнисенең өч аты булган, тик ул моның белән генә тукталып калмыйча,  балачак  хыялын тормышка ашырырга ният кыла. 2014 елда Яшь фермер “Эш башлаучы фермерларга ярдәм”  программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. Хәзерге вакытта Роза Нуруллина хуҗалыгында 70 баш ат бар.  Фермер ат ите, казылык җитештерә. Ит продукциясен Әлки районында һәм башка шәһәрләрдә саталар. Бу  елдан  Роза Нуруллина крестьян-фермер хуҗалыгының ит продукциясен Казан шәһәренең «Савиново» сәүдә үзәгендә сатып алырга мөмкин.

КФХ башлыгы Роза Нуруллина ирешелгәннәрдә тукталып  калырга    җыенмый. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме зур планнарга старт бирә.  Хәзер крестьян-фермер хуҗалыгы озак юлның башында тора. Киләсе елда яшь фермер гаилә фермаларына грантлар конкурсында катнашырга һәм 200 башка исәпләнгән ат абзары төзергә, шулай ук ит продуктларын эшкәртү цехы ачарга уйлый.

Проектта катнашу һәм үз тарихыңны сөйләү өчен amo-rt@mail.ru почтасына резюме җибәрегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International