Татарстанда кыр көнендә "Хәләл" стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге белән Татарстан продукциясен экспортлау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Аграрийларның эшлекле элемтәләрен үстерү һәм ныгыту өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Татарстанда кыр көне - 2020» иң эре агросәнәгать күргәзмәсендә «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге генераль директоры Айдар Газизов булды.

«Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге кунакларын «РАЦИН» АҖ башкарма директоры Радим Нурхәммәтов һәм хәләл продукцияне экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов каршы алды. Очрашу барышында җитәкчеләр күргәзмәдә катнашучыларны үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар һәм хезмәттәшлек турында элегрәк имзаланган килешүләр белән алмаштылар, аларда стандартлар буенча мәгълүмат алмашу, «Хәләл» продукцияне экспортлау белән кызыксынучы предприятиеләр вәкилләре катнашында уртак чаралар үткәрү, хәләл продукция җитештерүче предприятиеләр белән семинарлар, укыту-методик җыеннар оештыру, экспортлана торган продукциягә сынаулар, аудитлар уздыру һәм аларны сертификатлаштыру, экспорт күләмен арттыру, шулай ук «Хәләл» сертификатлаштыру өлкәсендә Россиянең гомуми эшлекле һәм технологик партнерлыгын үстерү каралган.

Айдар Газизов «РАЦИН» АҖ башкарма директоры Радим Нурхәммәтовка күргәзмәгә чакырган өчен рәхмәт белдерде: «Безнең уртак эшебез «Хәләл» авыл хуҗалыгы продукциясен Татарстан Республикасыннан уңышлы экспортка чыгарырга ярдәм итәр дип өметләнәм. Форсаттан файдаланып, «РАЦИН» АҖ коллективы эшенең югары профессиональлеген билгеләп үтәсем килә”, — диде ул.

Белешмә өчен:

«Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге — Россия Федерациясе территориясендә «Хәләл» продукцияне һәм хезмәтләрне сертификатлаштыру эшчәнлеген гамәлгә ашыруга Россия мөфтиләре Советы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннан вәкаләтләр алган бердәнбер оешма.

«Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге, «Хәләл» Россия продукциясен мөселман илләренә экспортлауны тәэмин итеп, азык-төлек импортын контрольдә тоту өчен җаваплы чит ил оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International