Кыр көнендә Татарстанда җитештерелә торган киң колачлы яңа Казанка су сиптерү машинасын күрсәттеләр

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Татарстанда кыр көне-2020» кыр форматындагы зур күргәзмә узды. Күргәзмәдә бөртекле культураларның, көнбагышның һәм кукурузның яңа сортларын гына түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, шул исәптән безнең Татарстанда җитештерелгән техниканың киң линейкасын да күрергә мөмкин иде.

Күргәзмәдә катнашучыларны республиканың мелиорация тармагы белән “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм “Татмелиоводхоз” идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин таныштырдылар.

Татарстан мелиораторлары киң тамашачыга «Казанка» су сиптерү машинасын күрсәттеләр. 2016 елдан башлап 100дән артык су сиптерү машинасы эшләп чыгарылды һәм монтажланды, алар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре кырларында уңышлы эшләп килә.

«Татмелиорация» генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин сөйләвенчә, заводта машинаны иң алдынгы дөнья тәҗрибәсенә нигезләнеп җитештергәннәр, ул сыйфаты һәм тасвирламасы буенча чит ил аналогларыннан бер дә калышмый. Ә бәясе шул ук вакытта 30-35%ка арзанрак. Җиде секцияле стандарт машинаның озынлыгы - 444 метр, ул бер позициядән 60 гектардан артык авыл хуҗалыгы культураларына су сиптерә.

Җайланма белән авыл хуҗалыгы культураларының барлык төрләренә дә су сиптерергә мөмкин, аның вак тамчылар хасил итә торган махсус утыртмалары бар, болай иткәндә су тигез сибелә. Реверс хәрәкәте мөмкинлеге дә бар - машина сәгать теле йөрү юнәлешендә дә, кире юнәлештә дә хәрәкәт итә ала һәм, кишәрлекләрендә төрле культуралар булганда, су сиптерүне чиратлаштырырга мөмкин.

Машинада бер гидранттан икенчесенә күчү мөмкинлеге булу да аңа шактый өстенлек бирә. Машина гидрантта су басымы 3.5 атмосферага кадәр калганда эшли, бу торбаүткәргечтәге басымны киметә һәм электр энергиясен 30-45 %ка кадәр янга калдыра.

Кыр кунаклары «Казанка» су сиптерү машиналарының кайбер модельләре, аларның өстенлекләре һәм уникаль үзенчәлекләре турында, шулай ук су сиптерү машиналарын сатып алуны финанслауның отышлы шартлары турында тулы мәгълүмат алдылар.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы “Татмелиоводхоз” идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, ясалма сугару булу авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләренең һәм сортларының аерым элементларының өстенлеген күрсәтергә, вегетация чорында аларның табигый дымлылыкка һәм башка табигый-климат шартларына бәйлелегеннән котылырга мөмкинлек бирә. Ул билгеләп үткәнчә, сугару техникасы базарында операторның минималь катнашуын таләп итә торган киң колачлы әйләнмәле машиналарга күчү тенденциясе күзәтелә. Шуңа күрә соңгы вакытта аграрийларда нәкъ менә әйләнмәле сугару җайланмалары зур популярлык казана, чөнки бер гектарга исәпләгәндә аларның үзкыйммәте бмк түбән (әйләнмә системасы өчен радиус зәуррак булган саен 1 гектарга бәя дә азрак була). Системада су басымына карата иң түбән таләпләр булу, шулай ук хезмәт чыгымнарының һәм аннан файдаланганда кеше факторының йогынтысы аз булу проектны тагын да арзанайта.

Моннан тыш, республикада мелиорацияне үстерү буенча федераль һәм республика максатчан программалары эшли, алар мелиорация чыгымнарын 70 - 90%ка кадәр субсидияләргә мөмкинлек бирә. Мондый дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ел дәвамында үз чыгымнарын капларга булыша. 5 ел эчендә максатчан программаларны тормышка ашыру кысаларында 260 плотина һәм гидротехник корылмалар ремонтланды, 15 мең гектардан артык сугарулы җирләр реконструкцияләнде, шул исәптән җиләк-җимеш кластерын үстерү өчен 700 гектардан артык мәйданда тамчылап сиптерү юлы белән интенсив бакчага нигез салынды.

Тиздән су сиптерү машинасын Бөтенроссия кыр көнендә дә күрсәтәчәкләр, ул 9 - 11 июль көннәрендә on-line форматта узачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International