Чирмешән районыннан гаилә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән мини-ферма төзегән

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, үз эшен башлап җибәреп, аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе - Чирмешән районының Тукай поселогыннан Нурмөхәммәтовлар гаиләсе. 2019 елда алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия алдылар. Бу акчага алар терлекләр  өчен бина төзегәннәр, аннары ике баш тана һәм ике тай сатып алганнар.

Элек Түбән Кама химия заводында эшләгән Сәгыйть Сәлимҗан улы үзенең туган ягына әйләнеп кайта.

“Мондый матурлыкны һәм иркенлекне тагын кайда табып була? Чөнки шәһәрдә үзеңне читлектәге кош сыман хис итәсең – күкрәк тутырып сулар өчен һава җитми. Миңа хәтта каядыр ял итәргә дә барасым килми. Иң яхшы ял һәм һава – биредә”, - ди фермер.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 16 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның җидесе – савым сыерлары. Сарайда тайлар өчен дә, бозаулар өчен дә урын җитәрлек.

Сәгыйть Сәлимҗан улының хатыны Зөмәррә сөттән май ясый, кызыл эремчек (корт), катык, каймак әзерли һәм гөбәдия пешерергә ярата.

Сәгыйть Нурмөхәммәтовның зоотехник белеме бар, терлекчелектә ул чын профессионал.

Фермерлар печән һәм фураж өчен үләннәрне үзләре үстерәләр. Быел алар 10 гектарда люцерна һәм катнаш азык чәчкәннәр. Узган кышта сыерлар өчен 70 зур түк, 480 кечкенә – 20шәр килограммлы  печән түге тотылган, бер КамАЗ - фураж, ике КамАЗ чөгендер түбе (жом) ашатылган.

“Катнаш азыктан көнгә сигезәр чиләк фураж пешерәбез, кышын җылы су эчерәбез”, - дип сөйли Сәгыйть Нурмөхәммәтов.

Сәгыйть Сәлимҗан улы иртә таңнан торырга кыенсынмый. “Эшсезлек һәм гамьсезлек бары тик авыруга гына китерә, вакытны эшсез ничек үткәрергә мөмкин? Мин терлекчелек белән шөгыльләнүдә берни дә авырлык күрмим”, - ди ул.

Фермерлардан сөтне өйдән үк алып китәләр, исәп-хисап белән проблема юк, акчаны картага күчерәләр. Хуҗалык хәзер айга уртача 50-60 килограмм продукция тапшыра, бу - 1,5 тоннага якын. Узган ел алар 18 тонна сөт сатканнар.

Продукцияне авылдашлары гына түгел, Нурлат халкы да сатып ала. Фермерлар сөт һәм ит сатудан кергән акчаларны терлекчелек бинасын киңәйтүгә тоталар.

Нурмөхәммәтовлар оста умартачылар да әле. Аларның умарталыгында утызлап умарта оясы бар.

35 ел элек гаилә корган ирле-хатынлы Нурмөхәммәтовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Икесе инде мөстәкыйль тормыш алып баралар, ә кечесе әлегә алар белән бергә яши. Алар бөтен эшне бергәләп башкаралар, хезмәт җимешләре дә һәркемгә җитәрлек.

Киләчәктә фермерлар электр көтүчесе сатып алу һәм терлекләр өчен азык кухнясы төзү турында хыялланалар.

"Безнең Чирмешән" газетасы материаллары буенча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International