“Татарстанда кыр көне” агротехник күргәзмәсе кысаларында Татарстанның үзмәшгульлләре һәм фермерлары белән түгәрәк өстәл узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов катнашты.
Очрашуның максаты - фермер хәрәкәтенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү һәм татарстанлыларны сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.
“Республика хуҗалык эшчәнлегенең мондый рәвешенә ярдәм итеп килде һәм ярдәм итәчәк тә, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Без эре агросәнәгать комплексларына зур игътибар бирәбез, әмма фермерларга, шәхси хуҗалыкларга, үзмәшгульләргә ярдәм итү мәсьәләсе дә мөһим. Боларның барысы да комплекслы рәвештә үсәргә тиешлеген аңлыйбыз”. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, авылда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү республиканың муниципаль районнары җитәкчеләре өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
Рөстәм Нургали улы эшкуарларны мактады, аның сүзләренчә, бүгенге фермерлар — теләсә нинди проектларны гамәлгә ашыруга әзер булган хезмәт сөючән һәм амбициоз эшкуарлар алар.
“40 республика программасынннан 30дан артыгы авылның социаль инфраструктурасын, халыкны эш белән тәэмин итүне, аның яшәешен һәм мәдәният үзенчәлеген саклап калуга һәм яхшыртуга юнәлдерелгән. Авылда кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре 10 елдан артык инде барлык район һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында иң югары дәрәҗәдә карала, аларга исемле премияләр тапшыру белән йомгак ясала. 2019 ел нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башлыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, кооперативларга һәм фермерларга 100әр мең сумлык йөзәр премия тапшырылды. Республикада 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән артык фермер һәм 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы бар, ел саен бирелә торган грантлар һәм субсидияләр суммасы 2 млрд.сумнан артып китә”, - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасарын барыннан да бигрәк күргәзмәдә бөтен гаиләләре белән катнашкан Татарстан фермерлары тәэсирләндерде.
“Без Татарстанда фермерлыкның үсүенә шаһит. Бүген күргәзмәдә тулы бер династияләр үз продукцияләрен күрсәттеләр. Әти белән уллары, кызлары бергә эшли икән – бу инде горурлык кына түгел, ә эшнең дәвам итәчәгенә гарант та”, - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов.
Түгәрәк өстәл барышында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм үзмәшгульләр җитәкчелеккә үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, аларның күпчелеге фермерларга дәүләт ярдәме темасына кагылышлы иде.
2 июльдә республиканың Лаеш районында «Татарстанда кыр көне» кыр форматындагы иң зур агротехник күргәзмә ачылды. Аның эшендә Россиянең һәм Белоруссиянең 24 төбәгеннән 200ләп экспонент катнаша.
Биредә 17 мең кв. метрдан артык мәйданда чәчелгән эксперименталь культуралар, 9 мең кв. метр мәйданда урнаштырылган авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелә.