“Татарстанда кыр көне - 2020”дә кунакларга нәрсәләр күрсәттеләр

2020 елның 3 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов һәм башка җаваплы затлар «Татарстанда кыр көне - 2020» агросәнәгать күргәзмәсендә булдылар.

Күргәзмә 2020 елның 2 - 4 июлендә Татарстанның Лаеш районында уза. Чара кунаклары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров белән бергә экспонент-компанияләр мәйданчыклары белән таныштылар. Быел агросәнәгать күргәзмәсендә 200ләп экспонент катнаша, 17 мең кв.метрдан артык мәйданда эксперименталь культуралар чәчелгән, 9 мең кв. м мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган.

Чарага әзерлек узган ел ук башланган иде һәм бүген инде аның нәтиҗәсен күрәбез: делянкаларда перспективалы культураларның 100гә якын сортлары һәм гибридлары, бөртекле культуралар, шул исәптән «ТАССРның 100 еллыгы» бодае, шулай ук башка культуралар (кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, киндер, нут, сидератлар һ.б.) үстерелгән.

Татарстан Президенты, бүген яңа технологияләрне һәм яңа чыгарылган сортларны кулланырга кирәк, дип билгеләп үтте. "Фәнсез бүген ерак китеп булмый", - диде ул.

Күргәзмәне Лаеш районы мәйданчыгы ачты - биредә җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе куелган иде. Аннары кунаклар терлекчелек блогын карадылар, анда продуктивлылыкны арттыру өчен эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Россия кооперация университеты һәм Казан кооператив институты стендында zoom ярдәмендә студентлар белән видеоэлемтә оештырылды.

Моннан тыш, сәламләү сүзе кысаларында Татарстан Президенты сәхнәдән республикага традицион «Кыр көннәре»ндә катнашу өчен килгән барлык катнашучыларга һәм экспонентларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук чараның бик яхшы оештырылуын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, мондый күргәзмәләр - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен яхшы эш рәвеше ул, фән белән элемтә булганда, үсеш мөмкинлекләре турында белергә, партнерлар белән аралашырга һәм яңаларын табарга мөмкин. «Бу бик уңышлы мәйданчык, - диде ул. - Эпидемиологик вәзгыять аркасында быел күргәзмә беркадәр киселде, һәм без күбрәк ачык һавада эшлибез, әмма, шуңа да кармастан, биредә барысы да бик яхшы оештырылган».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Россия үзен кирәкле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итеп кенә калмыйча, эре экспортер да, дип ассызыклады.

«Татарстан сезнең өчен һәрвакыт ачык», - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты чарада катнашучыларга.

Джамбулат Хатуов, үз чиратында, чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм Татарстан Республикасының Идел буе федераль округында иң эре ашлык җитештерүче һәм, гомумән, илдә иң көчле аграр төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Биредә Идел буе федераль округындагы гомуми күрсәткечләрдән ел саен 17%тан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар, 30% шикәр чөгендере, 21% бәрәңге һәм 12% яшелчә җитештерелә. Моннан тыш, төбәктә терлекчелек дә актив үсә, субъект сөт җитештерү буенча - ышанычлы рәвештә беренче урында, терлек һәм кош-корт җитештерү буенча 8 урында тора. Үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерү илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Татарстанда җитештерелә торган продукция Россиядә дә, шулай ук аннан читтә дә кулланучылар тарафыннан лаеклы танылды һәм аларда ышаныч тудыра.

Күргәзмәдә зур мәйданнарны авыл хуҗалыгы техникасы – тракторлар, чәчкечләр, башка махсус агрегатлар биләгән иде. Кунаклар күп тракторларның, шул исәптән Беларусь тракторларының модельләре, шулай ук Россиядә җыелган техника белән таныштылар. Ремонтланган яки модернизация узган һәм яңадан сафка баскан авыл хуҗалыгы машиналары да зур кызыксыну уятты.

Күргәзмәдә мөһим стендларның берсе - «Цифрлаштыру» блогының чатыры булды, анда авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү белән шөгыльләнүче компанияләр үзләрен күрсәттеләр, цифрлы технологияләр бүген модалы күренеш кенә түгел, ә тармакның бизнесны һәм җитештерүне уннарча мәртәбә тизләтергә мөмкинлек бирә торган аерылгысыз өлеше булып тора.

Цифрлаштыру блогының үзәк стендында кунакларга «Агрополия» проекты тәкъдир ителде. «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин тармак буенча актуаль аналитика, шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең шәхси кабинеты турында сөйләде һәм күрсәтте. Бөтен система РИВЦ базасында эшләнгән, хәзерге вакытта ул сынала һәм якын арада бөтен республикага җәелдереләчәк.

Чатырларның берсендә Рөстәм Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм үзмәшгульләр белән очрашты. Алар дәүләт тарафыннан фермерларга ярдәм итү һәм эшне алга таба оештыру буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.

“Республика хуҗалык эшчәнлегенең мондый рәвешенә ярдәм итте һәм алга таба да ярдәм итәчәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Без эре агросәнәгать комплексларына күп игътибар бирәбез, әмма фермерларга, шәхси хуҗалыкларга, үзмәшгульләргә ярдәм итү мәсьәләсе дә мөһим. Боларның барысының да комплекслы рәвештә үсәргә тиешлеген аңлыйбыз”. Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, бүгенге фермерлар - хезмәт сөючән һәм амбициоз, алар үз проектларын гамәлгә ашырырга әзер.

Белешмә өчен:

Татарстан тотрыклы рәвештә илнең авыл хуҗалыгы җитештерүе лидерлары арасына керә. Узган 2019 елда 251 млрд. сумга якын продукция җитештерелгән, соңгы елларда республика тулаем продукция күләме буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керә һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан сөт җитештерү һәм бәрәңге җыю буенча илдә алда бара, шикәр чөгендере җыю буенча - 6 нчы урында, терлек һәм кош ите җитештерү, ашлык җыю буенча 8 нче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International