Марат Җәббаров “Татарстанда кыр көне” күргәзмәсе кысаларында грант алучыларга сертификатлар тапшырды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гаилә терлекчелек фермалары, эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.

1,3 млн сумнан алып 28,8 млн сумга кадәр грантларны 25 гаилә фермасы, 63 эш башлаучы фермер, «Агростартап» проектлары буенча 64 фермер алды. Грант алучылар тарафыннан шуның ярдәмендә 4146 сыерга исәпләнгән 62 сөтчелек фермасы, 3324 баш мөгезле эре терлек симертү буенча 35 ферма, 602 мең баш кош-кортка исәпләнгән 14 кошчылык фермасы, 1040 атка - 5 ат фермасы, 4 балык үрчетү фермасы булдырылачак. Шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча 9 проект, сарыкчылык буенча 4 ферма, җиләк-җимеш культураларын үстерү буенча 13 проект, умартачылык буенча 4 проект һәм ачык грунтта яшелчәчелек буенча 3 проект гамәлгә ашырылачак. Авылларда өстәмә рәвештә 360тан артык даими эш урыны барлыкка киләчәк.

«Бу – авылны, аның тормыш рәвешен саклап калуга өлеш кертү өчен бик мөһим чара. Сезне чын күңелдән конкурсларда җиңүегез белән котлыйм», — дип, мөрәҗәгать итте грант алучыларга Марат Җәббаров. Ул фермерларга бизнес-проектларны уңышлы гамәлгә ашыруларын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне кимендә 10% ка арттыруларын теләде.

Федераль программалар буенча конкурсларда иң күп җиңүчеләр Чистай, Саба, Кукмара, Мамадыш, Азнакай, Тукай, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Биектау, Чүпрәле, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче муниципаль районнарында билгеләнде.

Конкурс комиссиясе тарафыннан 20 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан 10 кооператив сайлап алынды, гомуми грант суммасы 300 млн. сум тәшкил итә. Кооперативлар 2шәр грант - сөт эшкәртү, ашлык, моноазык җитештерү юнәлешләре буенча, 4 грант сыер итен эшкәртү юнәлеше буенча алдылар.

Арча районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Шакирҗанов карлыган үстерү белән шөгыльләнә. Ул 5 га мәйданда 12 мең үсенте үстерә. Киләчәктә фермер үсентеләр санын арттырырга планлаштыра. Альберт Шакирҗанов җиләк-җимешне Арча районы кооперативларына һәм кешеләренә сатачак.

«Татарстанда кыр көне - 2020» күргәзмәсе 2 июльдән 4 июльгә кадәр эшләячәк. Чара кысаларында шулай ук тыгыз эшлекле программа каралган: түгәрәк өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар һәм презентацияләр үткәреләчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International