“Татарстанда кыр көне – 2020” күргәзмәсе кунаклар өчен нәрсәсе белән кызыклы булачак

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Тиздән,   2 июльдә, кыр  форматында иң зур  күргәзмә - «ТАТАРСТАНДА КЫР КӨНЕ - 2020» ачыла.  Ул  Лаеш  районында  4 июльгә кадәр барачак.  

Эшлекле  чараны миртән 8.00 сәгатьтә төп сәхнәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  ачачак.   Аннары  шунда  ук  2020 елда  җиңүчеләрне – грант алучыларны  котлау  тантанасы  булачак.  

Чараның эшлекле өлеше махсуслаштырылган чатырларда фәнни-гамәли семинарлар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр  буларак дәвам итәчәк. Мастер-классларда аграрийлар туфракның яраклылыгын бәяләү һәм төрле агрофоннарда орлыклар сайлау ысулларын, яңа буын чәчү эшләрен контрольдә тоту системасын, терлекләрне тукландыру  һәм сыер саву процессларын автоматлаштыруны һәм башкаларны өйрәнә алачаклар. Тулы программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

 Күргәзмәдә иң яңа, заманча авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителәчәк, тест-драйвлар һәм демо-күрсәтүләр узачак. Шуны  әйтергә кирәк,  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә басуларны ташлардан чистартырга ярдәм итә торган таш җыючы эше күрсәтеләчәк.

Чара кунаклары иң матур конкурны  күрә алачак. Ә кафе һәм рестораннар фуд-кортында нәкъ менә безнең Татарстан фермерлары продукциясеннән әзерләнгән төрле ризыклар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунакларны Татарстан  кулланучылар оешмалар  берлеге  (Татпотребсоюз) милли ашлар  белән дә сөендерәчәк.

 Фермерлар үз продукциясен, шулай  ук    үзмәшгульләр дә үз продукциясен  тәкъдим  итәчәкләр.    Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 200ләп экспонент катнаша. Бизнес-очрашулар зонасында эшлекле сөйләшүләр үткәрергә мөмкин булачак.

Ә кишәрлекләрдә яңа перспективалы культураларның 100гә якын  сорты һәм гибридлары тәкъдим ителә.  Алар арасында, мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгы бодае,  ул әлеге чарага 10 ел дәвамында әзерләнде, хәзер дәүләт сынавы уза, шәмәхә орлыклы Надирә  бодае һәм кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, киндер, нут кебек башка төр культуралар һәм сидератлар бар.  

Килүчеләр өчен бушлай автобуслар Җиңү проспектыннан һәм Үзәк стадионнан һәр 30 минут саен йөриячәк.

Барыгызны да кызыклы чарага чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International