Кыр хәбәрләре: Аксубай районыннан грант алучыларның гаилә фермасында бар куәткә терлек азыгы әзерләү эшләре бара

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Без атна саен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачып, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Аксубай районының Яңа Александровка авылыннан Сергей Щекин.

2016 елда фермер «Эш башлаучы фермер» программасы буенча 3 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. Алынган грант акчаларына ул типик ферма бинасын төзи һәм кирәкле коммуникацияләр: сөтүткәргеч, тирес чынгару системасы һәм автоэчергечләр урнаштыра. Хәзерге вакытта фермада 30 савым сыеры һәм 18 баш дуңгыз бар. Фермер көн саен 450 килограммга якын сөт ала.

Бу көннәрдә хуҗалыкның төп бурычы - кышка терлек азыгы әзерләү. Ферма 100 гектарда урнашкан, шуның 30 гектарын - бөртекле культуралар, калган 70 гектарын азык культуралары били.

Быел Сергей, төрле үләнне полиэтиленга төреп, сенажга салырга булган. Чаптырылган үлән шулай ук гадәти технология буенча әзерләгәндә кебек үк тиешле дымлылык процентына җиткерелә.

«Мондый технология белән витаминнар һәм файдалы матдәләр саклана, бу сенажның югары сыйфатлы булуын гарантияли. Кыш көне бу сенаж «ура»га барачак, беренче партиядән ике атнадан соң рулонны кисеп, яшь бозауларга биреп караган идек – алар шунда ук аны ашап бетерделәр», - дип сөйли фермер.

Щекиннарның фермасы чын-чынлап гаилә фермасы, терлек азыгы әзерләүдә, сыерлар савуда, терлекләрне карауда хатыны Татьяна, улы һәм кызы булыша. Фермер җәй көне ферма янында яшь терлекләр өчен бина төзеп өлгертүне планлаштыра. Төзелеш башланган инде - тимер торбалар урнаштырылган, материал сатып алынган.

Сергей Щекин хуҗалыгы нәсел эшенә дә җитди карый, биредә сыерларны ясалма орлыкландыру эше дә җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International