Марат Җәббаров Чистай районының агросәнәгать тармагы предприятиеләре эшен өйрәнде

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген Марат Җәббаров район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә Чистай районының кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше белән танышты.

«Чистай Агро» ҖЧҖендә терлек азыгы әзерләү бар куәткә бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рәфәгать Алиулов белән сөйләшкәндә умартачылар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләсен күтәрде, ул, аларның күбесе өчен бу бердәнбер хезмәт хакы чыганыгы һәм алар белән мөмкин кадәр аңлашып эшләү кирәк, дип билгеләп үтте. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, умартачылар белән үзара хезмәттәшлек җайга салынган, ә киләсе елда, мөмкинлектән чыгып, умарталыклар урнаштырылган торак пунктлар янындагы кырларда эшкәртү таләп итми торган баллы культуралар һәм сидератлар (мәс.,фацелия) чәчү планлаштырыла, дип әйтте ул.

Аннары Марат Җәббаров Чистай дәүләт сорт сынау участогы басуларында булды. "Госсорткомиссия" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков тәҗрибә участогында 200гә якын перспективалы сорт һәм авыл хуҗалыгы культуралары гибридлары чәчелгәне турында сөйләде. Сортларның сыйфаты, шытымлылыгы, авыруларга каршы тору сәләте һ. б. өйрәнелә. Министр бөртекле культураларның һәм кукурузның төрле сортларын шәхсән үзе карап чыкты.

Эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” (“ЗМК”) АҖенең Чистай филиалында булды. Предприятиенең генераль директоры Ауфар Галиев филиалның эше турында сөйләде, аның әйтүенчә, филиал көн саен җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан килгән 250 тоннага якын сөтне эшкәртә, дип сөйләде. 174 белгеч эшли. Россия кулланучылар күзәтчелеге күрсәтмәләре нигезендә комбинатта саклык чаралары көчәйтелгән. Министр комбинатта башкарылган технологик модернизацияләүне, лабораторияләрнең эшен һәм предприятие хезмәткәрләренең эш шартларын өйрәнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International