Спас районының Екатериновка авылыннан Динар Гыйниятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре хәзерге вакытта бар куәткә терлекләрне кышлату өчен ышанычлы азык базасы булдыру өчен эшлиләр.
Фермер хуҗалыгында 500 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шулардан 190 - савым сыерлары. Терлекләрне кыш буена азык белән тәэмин итү -бүгенге көндә хуҗалыкның төп бурычы. Яшел үләннең сыйфатлы булуы бу бурычны уңышлы хәл итәргә ярдәм итә, явым-төшемнәр булып торуга да карамастан, механизаторлар кырга чыгып эшли алалар.

Сенаж әзерләүгә ике атна элек керештеләр. Яңгырлар башланганчы 25 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне җыеп алырга да өлгерделәр.
Хәзерге вакытта люцерна барлык 110 гектардан да җыеп алынган һәм сенаж траншеясына салынган. Шулай итеп, бу кыйммәтле азык 1000 тонна күләмендә тупланган.

Бу мөһим эшне җаваплы һәм намуслы механизаторлар башкардылар: КСУ-1 комбайнында Рамил Абдрахманов чаптырды, Илшат Гыйниятуллин үләнне ваклап барды аны Евгений Бугров белән тракторларда ташыдылар, ә Наил Төхвәтуллин тагылма эленгән КамАЗда ташыды. Үләнне трамбовкалауда «Амкодор» төягечендә Илдар Гыйниятуллин һәм К-700А машинасында Илсаф Нуриев башкардылар.
Ә бу ай ахырында биредә 2000 тонна сыйдырышлы икенче сенаж каланчасын катнаш азык белән тутыруны планлаштыралар. Моның өчен берьеллык үләннәрне җыячаклар, алар хуҗалыкта 114 гектар чәчелгән. Бу эшне дә моңа кадәр хуҗалык җитәкчесенең ышанычын яулаган хезмәткәрләр башкарачак, алар гомуми эшне башкаралар, ә ахыр чиктә, һәр аерым хезмәткәрнең иминлеге намус белән, тырышып эшләүче кешеләрнең эш нәтиҗәсенә бәйле.