Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда 1,5 млн.га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алырга кирәк булачак. Моның өчен 3400 ашлык җыю комбайны бар. Республика буенча бер ашлык җыю комбайнына йөкләнеш 520 гектарга якын тәшкил итә, кайбер хуҗалыкларда ул 1 мең гектардан артып китә. Бүгенге көндә республика буенча урып-җыю техникасының әзерлеге 63% тәшкил итә.
Урып-җыю комбайннарының яртысын диярлек ремонтларга кирәк булачак. аларны төзекләндерү өчен 2,1 млрд. сум акча таләп ителә, 1 млрд. сумга запас частьләр сатып алынган.
"Механизаторлар чәчү эшләреннән бушадылар, хәзнр хуҗалык җитәкчеләренең бурычы - механизаторларны комбайннарга беркетеп, аларны ныклап әзерли башлау. Комбайннар паркын тәүлек буе эшләтү һәм аннан нәтиҗәле файдалану өчен, һәр техниканы тиешле категориядә тракторчы-машинист таныклыклары булган, бер үк дәрәҗәдә эшли торган ике механизаторга беркетергә кирәк", - дип саный Марат Җәббаров.
Ул шулай ук механикалаштырылган отрядларны җәлеп итәргә һәм комбайннарына йөкләнеш зур булган механизаторлар өчен кичектермичә килешүләр төзергә тәкъдим итте.
Республикада бөртеклеләрне җыю буенча – 17, азык җыю буенча 5 мехотряд эшли. Артык күп явым-төшем зур мәйданнарда икмәкнең җирә яту ихтималын арттыра. Мондый урыннар бар да инде. Шуңа күрә, министр фикеренчә, ике фазалы урып-җыюны кулланырга һәм ургычларны сабак күтәргечләр белән комплектларга кирәк булачак.
Марат Җәббаров урып-җыю чорында автотранспортның җитешмәвеен билгнләп үтте. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ел саен булган 4500 мең машинага өстәмә рәвештә 2500 йөк автотранспортын җәлеп итәләр.
Күпчелек очракта урып-җыю эшләре, стандарт дымлылык көтеп, тоткарлана. Республика хуҗалыкларында 400 гә якын ашлыккиптергеч бар. Алар тәүлек эчендә 50 мең тоннага якын ашлык киптерә. Моннан тыш, республиканың 35 элеваторы һәм икмәк кабул итү предприятиеләре тәүлеккә 20 мең тонна ашлык киптерә алалар.
Киптерү җайланмалары булмаган хуҗалыкларга аларның хезмәтеннән файдаланырга кирәк.
"Урып-җыю эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен комбайннар паркын һәм киптерү хуҗалыгын ныклап яңартырга кирәк. Быел ашлык җыю комбайннарын яңарту темплары начар түгел, ярты ел эчендә узган елларның еллык күләмен алдык", - диде Марат Җәббаров.
Аның сүзләренә караганда, терлекчелек тармагы алга киткән хуҗалыкларда яссылатылган дымлы һәм вакланган ашлыкны җиң җиңсәләргә һәм траншеяларга салу икътисадый яктан отышлы булачак. Бу технология сыналган инде, ул, дымлылык 50% булганда, урып-җыюны 2 атнага алданрак башларга мөмкинлек бирә. Шуның белән киптерүгә чыгымнар һәм ашлык җыю комбайннарына йөкләнеш кими, югалтулар кими.
"15 июльгә кадәр барлык урып-җыю комплексы комиссия тарафыннан кабул ителәчәк, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Һәр комбайнның хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәүне тикшереләчәк. Шул ук вакытта булачак уңышка нигез салу өчен төп технологик процесс буларак туңга сөрү агрегатларының да әзерлеге тикшереләчәк».