Татарстан фермерлары онлайн режимында дәүләт ярдәме һәм кооперация мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районында эшкуарларның “Бизнес яңа шартларда” дигән бизнес-форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов катнашты.

Бүгенге көндә районда 80 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 11 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 авыл хуҗалыгы кооперативы уңышлы эшли, алар составына 149 пайчы керә.

Очрашуны Ришат Хәбипов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, фермер хуҗалыкларын, шәхси хуҗалыкларны үстерү, авылда эшлекле активлыкны арттыру эше муниципаль хакимиятнең нәтиҗәлелеген бәяләүдә төп критерийларның берсе булырга тиеш. Мондый чаралар кирәк, алар республиканың фермер хәрәкәтен берләштерә, диде ул.

Форум барышында министр урынбасары кыскача халыкка дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге һәм яңа чаралары турында сөйләде.

"2020 елга дәүләт ярдәменең барлык чаралары да сакланды. Быел без «Эш башлаучы фермер» һәм «Агростартап» программасы буенча грант ярдәме суммасын арттырдык. Әгәр элек фермерлар сөт һәм ит терлекчелегенә - 3 млн. сумга кадәр, ә башка юнәлешләр буенча 1,5 млн. сумга кадәр алган булсалар, быел «Агростартап» программасы буенча сөт терлекчелеге һәм ит юнәлеше буенча грант суммасы 5 млн. сумга кадәр арта, башка юнәлешләр буенча - 3 млн. сумга кадәр», - дип билгеләп үтте ул.

Бүгенге көндә республикада 295 кооператив эшли. Быел 20 юнәлеш буенча 15 кооператив 15 млн. сумлык продукция сатып алу чыгымнарын каплауга ярдәм алды.

«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы - гражданнарның үз продукциясен иң югары бәядән сату максаты белән кооперативка ирекле берләшүе ул», - дип билгеләп үтте ул.

Ришат Хәбипов аңлатып киткәнчә, кооперация гамәлдәге хуҗалыкны киңәйтү һәм аның продуктивлылыгын арттыру өчен нәтиҗәле инструмент булып тора, чөнки идеяларны ялгыз тормышка ашыруга караганда, аларны бергәләп хәл итү җиңелрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International