Татарстан аграрчылары кырларны эшкәрткәндә умарталарның һәлак булуын булдырмау чараларын күрергә тиеш

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүегезне сорыйм", - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кырларны эшкәртүгә әзерләнү турында Ватсап челтәре буенча алдан хәбәр бирелергә тиешлеген ассызыклады, Ватсап төркеме барлык районнарда оештырылган, аның составына авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар керде. Иминлек таләпләре бозылган очракта, административ җаваплылык каралган.

Аграрчылар тарафыннан кырларны пестицидлар белән эшкәртү буенча таләпләр һәм регламентлар үтәлгәндә, кешеләрнең иминлеге һәм умарталарның сакланышы тәэмин ителәчәк, дип, ышаныч белдерде Марат Җәббаров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International