Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Теләче районында АПК объектлары төзелешенең барышы белән таныштылар

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

19 майда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов Теләче районы хуҗалыкларында АПК объектлары төзүнең барышы белән танышты. 

Аның белән инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов һәм Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов йөрде. 

Эш визиты быел төзелгән «Игенче» ҖЧҖнең азык үзәге белән танышудан башланды. Монда «Авыл хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында 600 башка исәпләнгән сөт комплексы төзүне проектлаштыру башланды, биредә сөт комплексларын үстерүгә тотылган чыгымнарның 25%ын кайтару күздә тота. Шулай ук 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән механикалаштырылган симертү мәйданчыгы төзелешен карадылар.

Аннары «Алан» ҖЧҖендә азык үзәге һәм 4000 тоннага исәпләнгән сенаж траншеясы төзелешенең барышы күрсәтелде. Биредә шулай ук «Авыл хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча 1000 башка исәпләнгән сөт комплексын проектлаштыру тәмамланып килә.

Ә “Чулпан” агрофирмасы” ҖЧҖендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «30х70» программасы буенча терлекчелек һәм ашлык складлары биналарына ремонт барышын карадылар, ремонтка чыгымнарның 30%ын республика бюджетыннан каплау күздә тотыла. 

Визит ахырында алдынгы механизаторларга акчалата сертификатлар тапшырылды:

- "Игенче" ҖЧҖендә: Айрат Ситдиковка, Фиргать Дәүләтшинга һәм Ирек Кәримуллинга;

- «Алан» ҖЧҖендә: Кәримов Рамилгә, Зөфәр Шәйхетдиновка һәм Динар Гайнуллинга.

- “Чулпан” агрофирмасы” ҖЧҖендә – Диләрис Мөбарәкҗановка.

Кызыксындырган барлык сораулар һәм дәүләт ярдәме чаралары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 бердәм телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International