Хезмәт кешеләре: Әгерҗе районыннан Забайкалье һәм Беренче Белоруссия фронтларында сугышкан «Искра» колхозы рәисе

2020 елның 9 мае, шимбә

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан без үзебезнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасынңа Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында сөйлибез. Шундыйларның берсе – Хая Кәшби улы Садретдинов.

Ул 1925 елның 22 июнендә ТАССР Минзәлә районының Бикбау авылында туа. Шунда ук мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлый.

1941 елда аны фабрика-завод өйрәнчеге мәктәбенә алу өчен Бурят-Монголиягә җибәрәләр. Әмма юлга чыкканда вокзалда яңгыраган Левитан тавышы училище юлын фронт юлына үзгәртә.

36 нчы армиянең 55 нче полкы гади элемтәчесе, Забайкалье һәм Беренче Белоруссия фронтларында катнашучы сугышның башыннан алып диярлек ахырына кадәр фашистларга каршы сугыша. Кенигсбергны алганнан соң, Хай абзый хезмәт иткән хәрби частьне Япония басып алуыннан саклау өчен Көнчыгышка җибәрәләр. Аннары тагын Забайкалье фронтына кайтаралар. 1945 елның маенда аларны Харапор станциясендә калдыралар. Солдатлар өч ай Кытай чиге буйлап баралар. Бу өзлексез ут астында барган бик авыр марш була. 1945 елның августында часть, Маньчжур Хайларын алып, Аргуньига чыга.    

- Хинганны ничек алганыбызны һич онытасым юк. Бездә, элемтәчеләрдә, арбалы атлар бар иде, аларда күпсанлы элемтә корылмалары – төрле үткәргеч чыбыклар, рацияләр, приборлар төялгән була иде. Автомобиль техникасында тауларга менә торган түгел иде. Әмма бервакыт арбаны да калдырырга туры килде. Арбадагы җайланмаларны ат өстенә күчереп, таудан аска төшә башладык, ярты юлны узгач, атлар да төпсез упкынга чума башладылар. Атларны да калдырып, бар йөкне үзебезнең аркаларга салып, алга таба киттек. Болар барысы да – өзлексез очкан пулялар, ут, канонада астында. Суворовчыларның Альп таулары аша узган каһарманнар юлы белән чагыштырганда, безнең Хинган кичеше дә аннан бер дә җиңел булмады. Юк, бер дә җиңел булмады…» - дип, искә төшерә Хая Кәшби улы.  

Сугныштан соң Хая абый үз тормыш юлын Әгерҗе районында башлый, ул анда «Искра» колхозы рәисе булып эшли. Ул ике авылны тулысынча электрлаштыра, үз колхозчыларының өйләренә сулар кертә, шулай ук үзе кебек рәис-хезмәттәшләре арасында беренче булып су каланчасы урнаштыра. Шул чорда ук шундый зур хезмәтләре өчен ул «Мактау билгесе» («Знак Почета») ордены белән бүләкләнә. Бөтен хезмәт эшчәнлеге барышында ул төзелеш-монтаж идарәсе тәэмин итүчесе һәм ашлык әзерләү пункты директоры вазыйфаларында да эшли. Пенсиягә чыккач, Хая Кашби улы бер көн дә өйдә утырмый, хуҗалык мөдире булып та эшли, Мәдәният йортында машина йөртүче дә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International