Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлек азыгы үзәкләрен гамәлгә кертү турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Сөт һәм ит терлекчелегенең нәтиҗәлелеген терлек азыгы үзәкләреннән башка тәэмин итеп булмый. Республикада 13 заманча стационар азык үзәге эшли. Программачыл продуктлар белән җиһазланган азык цехлары терлек азыгын төрле микроэлементлар белән баетып, туклыклырак итәргә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә, терлекчелектә җитештерүчәнлек яхшыра, сыерларда савым арта», - дип сөйләде яңалык өстенлекләре турында Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Түбән Кама районының «Кармалы» агрофирмасын мисалга китерде, биредә азык үзәген гамәлгә кертү аркасында елга 16 млн. сумга кадәр акчаны янга кала, сөт җитештерү – 400 тоннага кадәр җитә, ит – 111 тоннага кадәр. Азык үзәге үзен 3 ай эчендә аклый.
«Татарстан – сөт республикасы, сөтчелектә һәм терлекчелектә алга таба үсеш булсын өчен андый азык үзәкләрен гамәлгә кертүне активлаштырырга кирәк. Яңа төзелә торган 27 мең башка исәпләнгән сөтчелек комплексларында шундый үзәкләр булырга тиеш», - диде Марат Җәббаров.