Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аграрийлар өчен энергия чыганакларына тарифлар проблемасын стандарт булмаган хәл итү юлын тәкъдим итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен борчыган проблемаларның берсе – энергия чыганакларына тарифлар. Бу елның марты өчен кулланылган электр энергиясенең уртача хакы 7,07 руб/кВт.сәг. булды һәм динамика бары тик артуга таба гына күзәтелә», - дип сөйләде Марат Җәббаров һәм шунда ук аны хәл итү юлларын тәкъдим итте. Ул бүгенге икътисадый шартларда республика бюджеты өчен өстәмә йөкләнеш булмый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, газ-поршеньлы энергия җайланмаларын алып, арзанрак альтернатив чыганакларга күчәргә кирәклеге турында әйтте. “Майский” ТКында 67 МВт куәтле 20 газ-поршеньлы җйланмадан торучы өч энергия блогы 1 кВт сәгатькә үзкыйммәте 3,49 сумлык электр энергиясе эшләп чыгара. «Мондый тактика бүгенге бәяләр чынбарлыгында уңышлы хуҗалык итүгә юл ача», - дигән нәтиҗә чыгара Марат Җәббаров һәм тагын бернияә мисал китерде.
«КамАЗ» җитештерү компонентлары” ҖЧҖ 60-1500 кВт куәт диапазонында газ-поршеньлы энергия җайланмаларын җитештерә, биредә исәп-хисап үзкыйммәте 2,92 сум тәшкил итә.
Әлки районының «Салман» ПСК мисалыннан күренгәнчә, ул елга 732 мең кВт.сәгатьтән артык энергия сарыф итә, бу 5,1 млн.сумлык, ә елга алар 3 млн.сум янга калдыра алырлар иде. Проектның үзен аклау срогы – 2 ел.
Лаеш районында «Биосфера фиш» хуҗалыгы бу елның июлендә 200әр кВт-лы шундый ике газ-поршеньлы энергия җайланмасын эшләтә башлый. Алдан ясалган исәп-хисаплар буенча электр энергиясенең үзкыйммәте кВт. сәгатькә 2 сум 60 тиенгә якын булачак.
«Аларны, беренче чиратта, икенчел суыткыч җылылыгын ягулык итеп кулланырга мөмкин булган теплица хуҗалыкларында һәм терлекчелек комплексларында гамәлгә кертергә кирәк», - дип сөйләде аграр ведомство башлыгы.