Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техник модернизацияләү мәсьәләләрен күтәрде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Икътисадны уңышлы үстерү өчен җитештерүне планлы рәвештә техник модернизацияләү таләп ителә. 40х60 схемасы буенча гына да энергия белән тәэмин ителешне соңгы 5 елда 17 ат көченә арттыра алдык - 100 га чәчүлеккә 154 ат көченнән 171 ат көченә кадәр. Тагын да уңышлырак үсү өчен бу күрсәткечне 200 ат көченә җиткерергә кирәк», - диде Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук техника паркын актив яңарту аркасында бер хезмәткәрнең хезмәт җитештерүчәнлеген 5 ел эчендә 1,36 млн сумнан 2,15 млн сумга кадәр күтәрергәз мөмкинлек бирде.
«Техник модернизацияләү процессында куәтле, югары җитештерүчәнлекле тракторларга һәм комбайннарга, катнаш һәм күпфункцияле туфрак эшкәртү һәм чәчүлек агрегатларына, роботлаштырылган саву аппаратларына һәм азык әзерләү үзәкләренә төп басымны ясарга кирәк», - дип ассызыклады министр.
Татарстан АПК оешмалары ел саен 6 млрд сумлык диярлек техника сатып алалар. Быелга шул максатлар өчен каралган 1,6 млрд сумнан 1,4 млрд сумы үзләштерелгән инде. I кварталда 3 млрд. сумнан артыкка яңа техника һәм җайланмалар сатып алынган, шулардан «Росагролизинг» аша – 1 млрд сумлы, шул исәптән – 49 трактор, 22 ашлык җыю һәм 3 азык җыю комбайны алынган.
«Бездә Росагролизинг белән үзара файдалы мөнәсәбәтләр көйләнгән, - дип өстәде Марат Җәббаров. – «Техника паркын яңарту» программасы бар - анда беренче взносны 6 айга кичектерү каралган, «Антивирусная» программасында елга 3,5% кыйммәтләнү каралган (рәсмиләштерү срогы – 2020 елның 1 июненә кадәр) – төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү каралган. Банклар мондый процентлар белән кредитлар бирми. Шуңа күрә Росагролизинг белән активрак эшләвегезне сорыйм».
Министр үзебездә җитештерелә торган техникага үз карашын белдерде. Марат Җәббаров Питер заводында җитештерелгән – К-744 тракторының (240 – 420 ат көче), Ростовта җитештерелгән «RSM» тракторының (280–425 ат көче) өстенлекләрен билгеләп үтте, әмма түбәнрәк класслы белорус техникасыннан башка да без эшли алмыйбыз.
«Ростсельмаш» заводының ашлык җыю комбайннары (Акрос, Торум, RSM) җитештерүчәнлекләре буенча чит илләрнекеннән калышмыйлар.
Ростов, Брянск һәм Гомель заводларының азык җыю комбайннарын (КВК-800, RSM-1401) «Ягуар», «Джон Дир» кебек чит ил техникасы белән бер рәткә куярга мөмкин булыр иде.
Безнең Мөслим «Агромастер»ы чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының киң номенклатурасын җитештерә.
«Казаньсельмаш» аграрийларны, СТК» сериясеннән булган мобиль эретмә узеллары белән комплекста, барлык төрдәге үзйөрешле һәм тагылма сиптергечләр белән тәэмин итә.