Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчү кампаниясе темплары турында мәгълүмат бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, агымдагы атнада кыр эшләре аеруча нәтиҗәле булды. 1 майдан алып барлык мәйданның 1/3 өлеше чәчелде. Бүгенгә чәчү эшләре 940 мең га мәйданда башкарылган, ягъни фараздан 53%, шуннан бөртеклеләр – 660 мең га, майлы культуралар – 90 мең га; шикәр чөгендере – 41 мең га, кукуруз – 12 мең га, азык культуралары – 120 мең га.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кырларда эшләрнең шактый яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Якын көннәрдә кайбер районнар сабан культуралары чәчүне төгәллиләр. Зәй (83%), Буа (80), Тәтеш (75), Тукай (75) һәм Актаныш (72) районнары “финишка” якынлашалар.
«Бүген чәчүлек мәйданнары шактый зур булган хуҗалыкларга туфрактагы дымнан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калу өчен эшләрне оешканрак итеп уздырырга кирәк», - дип, игътибар юнәлтте министр.
Рөстәм Миңнеханов, оешкан рәвештә эшләү һәм чәчүне оптималь срокларда төгәлләү аеруча мөһим, дип өстәде.
Алдагыны кайгыртып, Марат Зяббаров, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, алда шулай ук мөһим бурыч, азык әзерләү мәшәкатьләре тора, дип, билгеләп үтте. Кышкы чорда терлекләрнең продуктивлыгы һәм хуҗалыкларның икътисадый иминлеге хәзер әзерләнгән азыкның сыйфатына һәм күләмнәренә нык бәйле.
20-22 майда азык әзерләү техникасы, азыксаклагычлар комиссия тарафыннан кабул ителәчәк, шулай ук параллель рәвештә эретмә узеллары да кабул ителә.