Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, шулай ук сугыш елларында тылда илне азык-төлек белән тәэмин итү өчен армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәренә олы игътибар белән карый. Гадәттәгечә, һәр елны 9 май алдыннан Игенчеләр сараенда сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау тантанасы уза. Әмма быел эпидемиологик вәзгыять үз төзәтмәләрен кертте. Шулай да, кадерле ветераннарыбыз игътибарсыз калмады.

7 майда Министрлык хезмәткәрләре, барлык саклану чараларын күреп, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тыныч вакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшләгән 14 хезмәттәш-ветеранның өйләрендә булдылар. Аларга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан продуктлар җыелмасы (Татарстан аграрийлары һәм фермерлары җитештергән продукция белән) тапшырдылар, җылы сүзләр әйттеләр, җитәкчеләрнең теләкләрен җиткерделәр. Аларның тормыш юлы җиңел генә булмый, әмма алар киләчәккә якты өмет белән яшиләр һәм һәрвакыт хезмәттә булдылар.

Ветераннар күз яшьләре аша үзләренә күрсәткән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов канлы сугыш юллары Берлинга кадәр барып җиткән Мөхәммәт Исхаковны котлады. Аңа шушы көннәрдә 99 яшь тулды.

«Сезне чын йөрәктән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйбыз! Кешелек дөньясына тынычлык һәм бәхетле тормыш бүләк иткән сезнең буынның каһарманлык күрсәтүе һәм шул еллардагы тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте турындагы хатирәләр мәңге онытылмый, алар еллар узу белән яңара гына бара. Сезгә алга таба да хәерле гомер, нык сәламәтлек телибез, Ходай биргән һәр көнгә шатланып, тормыштан ямь-тәм табып яшәргә язсын Сезгә!», - дип, мөрәҗәгать итте ветеранга Илдус Габдрахманов.

Сугыш башланганда Мөхәммәт Зарип улы совхозда агроном булып эшләгән. Авылдан барлык ирләрне диярлек фронтка алалар. Ул да читтә калмый.

«Безгә Берлинны алуда катнашу бәхете тиде. Без ул чакта моның белән бик горурландык һәм шатлыгыбыз эчкә сыймаслык иде! – дип, хатирәләре белән бүлеште ветеран. – Без Польша-Германия чиген үтеп чыкканда, барлык торак пунктлар диярлек бушап калган, өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәм бала-чагалар гына иде аларда. Мин аларның хуҗалыкларына карап, алардагы тәртипкә, аларның хезмәт сөючән булуларына сокландым. Берлин минем хәтердә менә шулай калган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International