Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөрәҗәгате буенча Татарстанга аграрийлар өчен ташламалы кредит лимиты арттырылды: Федераль бюджет өстәмә рәвештә 152,9 млн сум акча бүлеп бирә

2020 елның 8 мае, җомга

Авыр икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

2020 елга кыска сроклы ташламалы кредит өчен субсидияләр лимиты арттырылганнан соң 725,7 млн. сум булачак.

Искәртеп узабыз, Татарстанда әйләнештә үз акчалары җитәрлек күләмдә булмаган аграрийлар өчен ташламалы ставка буенча заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган, аның ставкасы 1%тан 5%ка кадәр.

Ташламалы кредитлар заемщикларга үсемлекчелекне, терлекчелекне, сөт терлекчелеген үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен бирелә. Бу механизмнан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, җитештерү белән, авыл хуҗалыгы продукциясен башлангыч яисә алга таба эшкәртү һәм аларны сату белән шөгыльләнүче оешмалар яисә шәхси эшкуарлар файдалана ала.

Кыска сроклы ташламалы кредитның максималь күләме бер заемщикка 600 млн. сумнан артык була алмый.

2020 елның 7 маена вәкаләтле банклар тарафыннан гомуми суммасы 15,9 млрд. сум булган (субсидияләрдә 554,7 млн сум) 211 заявка бирелде. Субсидияләрнең бүгенгә калган күләме 170,9 млн сум тәшкил итә, бу 4,8 млрд. сум күләмендә кыска сроклы ташламалы кредит җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Барлык заявкалар банкларда кредит комитетларында каралды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан аларның реестры төзелде һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каравына җибәрелде.

Ташламалы кредитлар алу мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәндәге вәкаләтле банкларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Россельхозбанк, Сбербанк, ВТБ, Ак Барс банк, Газпромбанк, Связь-Банк, Альфа Банк, РайфайзенБанк һәм башкалар.

Кирәкле документларны тутыру буенча консультацияне Министрлыкның территориаль органнарында яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номеры буенча алырга мөмкин: 8-800-444-16-70.

Татарстан Республикасы буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең элемтә телефоннары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International