Чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Көтеп алынган кояш җирне җылыта һәм яңа уңышка этәргеч бирә. Игенчеләр дә вакытны бушка уздырмаска тырышалар.
Бүгенге көнгә сабан культуралары 40% мәйданд, ягъни 722,4 мең га мәйданда чәчелгән, шуннан бөртеклеләр – 526 мең га; рапс – 15 мең га; көнбагыш – 43 мең га; шикәр чөгендере – 33 мең га; азык культуралары – 88 мең га.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператиы белешмәләре буенча, бүгенгә иң күп мәйданда арпа чәчелгән – 312,9 мең га, ягъни 69%. Арпа ңң күп чәчелгән мәйдан – Сарман районында – 17200 га, Зәй районында – 17000 га, Минзәлә районында – 15800 га, Чистай районында – 13000 га, Азнакай – 12900 га, Актаныш районында – 11900 га, Буа районында – 11700 га.
Солы 37,3 мең га (планна 56%) чәчелгән. Бу эшне Чирмешән, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мамадыш һәм Лениногорск районнары игенчеләре актив алып бара.
Бодай 130,6 мең га чәчелгән, ягъни планнан 34%. Бу яктан Буа, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Чүпрәле, Азнакай һәм Апас районнары игенчеләре эшне кызу тоталар.
Сарман, Зәй, Буа, Тукай, Тәтеш, Минзәлә, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Түбән Кама районнары шикәр чөгендерен чәчүгә керештеләр.
Татарстан буенча иң югары темпларда эшләр Зәй районында бара. Биредә чәчүнең 73%ы тәмамланган инде. Аннан соң Буа районы бара – 69% һәм Актаныш районы – 64%.
Иң түбән темплар әле республиканың төньяк районнарында. Климат шартларына бәйле аларда язгы кыр эшләре, гадәттәгечә, соңрак башланды.