Марат Җәббаров азык-төлек иминлеге буенча Оператив штаб утырышында катнашты

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Федерация Советы, федераль хакимият органнары, күзәтчелек органнары, төп финанс оешмалары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук ЭЭМ һәм Росгвардия вәкилләре эчке азык-төлек базарындагы һәм гомумән АПКдагы хәлләрнең торышы турында бергәләп фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, эш көннәре булып саналмый торган гамәлдәге режим халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итүче оешмаларга, шулай ук өзлексез циклда эшли торган предприятиеләргә кагылмый. Андыйларга АПК оешмалары да, шулай ук катнаш тармаклар да керә, алар үз эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектлары үз карарлары белән социаль әһәмиятле товарларның исемлеген киңәйтә, шулай ук бу чорда эшли ала торган оешмаларны билгели алалар.

Министр әйтүенчә, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү беренче бурыч булып кала, шуңа күрә тармакта өзеклек булырга тиеш түгел, ә чәчү кампаниясе штат режимында узарга тиеш. Шул ук вакытта, Дмитрий Патрушев аерым төбәкләрдән АПКның тотрыклы эшләве өчен кирәкле йөк белән, шул исәптән ашламалар, орлыклар, запас частьлар һәм әзер продукция белән транспорт хәрәкәтендә барлыкка килә торган кыенлыклар буенча сигналлар килүе турында әйтте. Логистик процессларны артык бюрократлаштыруга бәйле хәтәрлекләрен исәпкә алып, Министр АПК органнары җитәкчеләренә йөкләр ташуга бәйле вәзгыятьне шәхси контрольгә алырга һәм, кирәк булса, Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, күзәтчелек органнарына, шулай ук ЭЭМ һәм Росгвардия вәкилләренә – авыл хуҗалыгы тармагына өзлексез эш режимын булдыруны тәэмин итү турында мәгълүмат бирергә кушты.

Дмитрий Патрушев шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны оештыруда, шул исәптән сәүдә челтәрләре аша, төбәк хакимиятләре ягыннан ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Утырыш азагында Министр АПК предприятиеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында түләүне даими контрольдә тоту зарурлыгын искәртте һәм өстәмә кадрларга, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен уздыру өчен дә, ихтыяҗны бәяләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International